Яңалыклар

Хезмәткә бәя – яңа машина 

Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа машина ачкычы алып кайтты.

Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләренә машиналар республика ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында бирелде. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа автомобильләр аларның нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итәчәк.


Нет комментариев