Күгәш авылындагы бер мунча янып бетте
Узган сишәмбедә, 27 сентябрь көнне, районда бер янгын очрагы теркәлде. 18 сәгатьтә Күгәш авылындагы бер мунчага ут кабуы турында хәбәр алына. Хуҗа үзе, аннары балалары, тормыш иптәше мунча кереп чыгалар. Күп тә үтми, өй тәрәзәсе аша утны чамалап алалар. Ялкын белән көрәшкә Хуҗамәт авылының янгын сүндерү машинасы килә. Мунчаның түбәсе,...
Узган сишәмбедә, 27 сентябрь көнне, районда бер янгын очрагы теркәлде. 18 сәгатьтә Күгәш авылындагы бер мунчага ут кабуы турында хәбәр алына.
Хуҗа үзе, аннары балалары, тормыш иптәше мунча кереп чыгалар. Күп тә үтми, өй тәрәзәсе аша утны чамалап алалар. Ялкын белән көрәшкә Хуҗамәт авылының янгын сүндерү машинасы килә. Мунчаның түбәсе, түшәмнәре янып бетә. Хуҗаның үзенә дә, якыннарына да зыян килми. Янгынның сәбәбе - мунча миченең үтә дә кызган булуы, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев