Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан Германиягә кышын да очып булачак

Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк.

Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Барлык очышлар да Airbus A320 һава судноларында башкарыла. «Җәйге сезонның нәтиҗәләре Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсына Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында ихтыяҗ булуын күрсәтте. Шуңа да очыш программасын көзге-кышкы расписание вакытында да дәвам итәргә булдык», - ди «Казан» халыкара аэропорты җәмгыятенең генераль директоры Алексей Старостин. Бу рейс пассажирларына кулай шартлар тәкъдим ителә. Мисал өчен, пассажирларга ташламалы парковка тәкъдим ителә. Моннан тыш, әлеге рейс пассажирлары өчен башка уңайлы шартлар да бар. Мисал өчен, самолетка билет алганда, Германиядәге поездларга да бердәм билет сатып алырга мөмкин. Билет ярдәмендә шушы илнең теләсә кайсы урынына барып була. Төркем белән баручыларга да ташламалар каралган. Мәсәлән, 10 пассажирдан да күбрәк булган төркемгә 10 процент ташлама тәкъдим ителә.

Аэропорт директоры Франкфурт-на-Майне шәһәренең эре транспорт үзәге булып торуын ассызыклый. Бу шәһәр аэропорты зурлыгы һәм пассажирлар саны буенча Европада өченче урынны алып тора.

Әлеге рейс бүген Татарстан республикасы белән Германияне генә тоташтырып калмый. Чөнки Франкфурт-на-Майне аэропорты Европа, Америка һәм Африканың 35 шәһәре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Моннан кала Казан - Франкфурт-на-Майне - Мадрид, Казан - Франкфурт-на-Майне - Афины, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мальта, Казан - Франкфурт-на-Майне - София рейслары башкарыла. Хәзерге вакытта «Аэрофлот» ширкәте Казан - Франкфурт-на-Майне - Рим, Казан - Франкфурт-на-Майне - Милан, Казан - Франкфурт-на-Майне - Лондон, Казан - Франкфурт-на-Майне - Париж юнәлешләрен ачу мәсьәләсен дә хәл итә.

Исегезгә төшерәбез: «Аэрофлот» ширкәте Казан халыкара аэропортыннан Франкфурт-на-Майне шәһәренә туры рейсларны 2016 елның 17 июненнән ачты. Моңа кадәр туры рейсларны база аэропортыннан гына ясавын исәпкә алсак, әлеге рейсның ачылуы Казан аэропорты өчен дә, Татарстан өчен дә, «Аэрофлот» компаниясе өчен дә зур вакыйга булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев