Яңалыклар

Казанда Тукай районын яклаячаклар

«Энергетик» мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурснының төбәкара туры булып узды.

Бәйгенең максаты-республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухи яктан ярдәм итүгә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларыбызны ачыклау һәм киң җәмгыятьчелеккә тәкъдим итү.

Быел әлеге дәрәҗәле конкурста 21 кеше катнашырга теләк белдергән, шуларның 13е финалга чыккан.

Бәйгедә катнашучылар визит карточкалары әзерләделәр, нәтиҗәләр ясаганда хезмәт казанышлары, хатын-кызларның гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләре дәисәпкә алынды.

«Хатын-кыз - ана» номинациясендә күп балалы әни, Круглое Поле мәктәбенең математика укытучысы Светлана Рогова җиңүче булды. «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры Резеда Гарипова «Хатын – кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңде. «Язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә республика конкурсының финалына «Шәфкать» үзәге социаль хезмәткәре Айгөл Шабакаева һәм районның үзәк китапханә системасы директоры Гөлназ Шакирова, «Хатын – кыз – лидер» номинациясендә Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина, «Хатын – кыз – ел үрнәге» номинациясендә Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе директоры Ләйсән Шамилова. Калмия мәктәбе директоры Рузилә Фролова «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә конкурс дипломы белән бүләкләнде. Зона этабында җиңүчеләр Казанда узачак конкурс финалында безнең район данын яклаячаклар.


Нет комментариев