Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда «Татарстан Республикасы ел студенты – 2025» премиясе лауреатларын бүләкләячәкләр

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 27 гыйнварда «Татарстан Республикасы ел студенты – 2025» премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Быел әлеге премиягә гаризалар саны рекордлы күрсәткечкә җитеп, 600гә якын булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте. Аның сүзләренчә, «ТР ел студенты» премиясенә кызыксыну елдан-ел арта: быел гаризалар узган ел белән чагыштырганда 200гә күбрәк. Премия 10 шәхси һәм коллектив номинациядә тапшырыла һәм республика яшьләр сәясәтендәге иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора. Татарстан Республикасы «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов та Студентлар көненә багышланган чараларның күпләп оештырылачагын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, республика районнарының актив катнашуы аеруча куандыра, ә Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча уку мөмкинлегенә ия булачак. Искәртеп узыйк, узган ел төп бүләк Чаллы шәһәреннән Светлана Вяткинага тапшырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев