Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда чәкчәктән 10 метр биеклектәге манара төзеп, Россия рекорды куячаклар

20 июльдә Казанда Россия күләмендәге үзенчәлекле гастрономик рекорд куелырга мөмкин. «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта 10 метр биеклектәге чәкчәк манарасы төзергә ниятлиләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рекорд проекты танылган кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә тормышка ашырылачак. Манараны төзүдә 70тән артык белгеч катнашачак, ә эшләрне Татарстан пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илдар Такиуллин координацияләячәк.

Гигант чәкчәк әзерләү өчен 4,5 тоннадан артык десерт кирәк булачак. Моның өчен 2 мең килограммга якын он, 30 меңнән артык йомырка, 1,7 мең литр фритюр мае, 1,7 мең литрдан күбрәк бал һәм 560 килограммнан артык шикәр кулланылачак.

Чара барышын шәһәр халкы һәм башкала кунаклары үз күзләре белән күрә алачак. Чәкчәк пешерү иртәнге сәгать 10да башланачак, ә 16.00 сәгатьтән Россиянең Гастрономик рекордлар китабы вәкилләре катнашында рекордны рәсми теркәү тантанасы узачак. Рекорд расланганнан соң, әзерләнгән чәкчәкне килгән кунакларга авыз итәргә тәкъдим итәчәкләр.

Казан шәһәре Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили билгеләп үткәнчә, чәкчәк күптән инде Татарстанның иң танылган гастрономик символларының берсе булып тора.

– Мондый проектлар милли ризыкларыбызны танытуга ярдәм итә, туристларның игътибарын җәлеп итә һәм республикабызның мәдәни үзенчәлекләрен киңрәк күрсәтергә мөмкинлек бирә, – дигән ул.

Яңа рекорд 2018 елда Казанда куелган казанышны да узарга тиеш. Ул вакытта шәһәрдә футбол тубы рәвешендәге 4 026 килограмм авырлыктагы чәкчәк әзерләнгән иде. Быелгы проект исә биеклеге белән генә түгел, авырлыгы буенча да Россиядә иң зурысы булырга дәгъва итә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев