Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә 8 Март бәйрәме

Калмия авыл китапханәсе каршында оештырылган «Киңәш» ветераннар клубы белән берлектә 8 март коненә багышланган «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дигән исем астында бик матур кичә үткәрелде. Әниләрнең күңелен мин кояш жылысына , ә йөзләрен аяз күкләргә тиңләр идем. Әни! Якты йолдыз бит ул. Якты донья, тормыш бүләк иткән әниләр...

Калмия авыл китапханәсе каршында оештырылган «Киңәш» ветераннар клубы белән берлектә 8 март коненә багышланган «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дигән исем астында бик матур кичә үткәрелде. Әниләрнең күңелен мин кояш жылысына , ә йөзләрен аяз күкләргә тиңләр идем. Әни! Якты йолдыз бит ул. Якты донья, тормыш бүләк иткән әниләр - сез бит ул. Сез һәр өйнең җылы учагы, нур сибүче кояш! Сезнең назлы карашыгыз күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләрегез тормышыбызда юлдаш,- дип башладым сүзләремне. Кичәгә авылыбызның өлкән яштәге әниләре килгән иде. Хәзер замананың иң матур чорында яшибез. Дөньялар тыныч, тамак тук, өс бөтен, шуңа сөенәбез. Ач-ялангач чорда да балалар үстердек. Авылыбызның киләчәге яшьләр кулында. Йортларыбызда сабыйлар авазы тынмасын, - диде Кашбелова Гөлбостан апабыз. Ветераннар советы председателе Кашбелов Назыйф абый да әниләребезне 8 Март белән тәбрик итте. Аларга исәнлек-саулык теләде. 2 кыз 1ул үстергән Зайнуллина Гайшә апабыз да үзенең кинәшләрен биреп тәмле ризык серләренә өйрәтте. Һәрдаим очрашу кичәләрендә жырлары белән куандырган Ахматнуров Рафис абый бу юлы да узенең яраткан жырларын башкарды. Мәктәп китапханәсендә эшләүче Адиятова Фәридә апабыз да үзенең теләкләрен житкерде. «Дәү әни» шигырен сәнгатле итеп сойләде. Бәйрәм белән котлады. Үзебезнең авыл шагыйрәсе Закирова Зөләйха апа да әниләргә багышланган шигырьләрен сөйләде, матур жырларын жырлады, матур теләкләрен житкерде. Үзенең матур сүзләре кинәшләре белән Мәүлиева Сания апа да таң калдырды. Сахапова Фәүзия апа кызык мәкалләрен сойләп күңелләрне күтәрде. Матур моңлы гармун тавышларын безгә житкергән Гараев Филәрит абыйга да бик зур рәхмәтлебез. Әниләребезне уйнатты да, жырлатты да, биетте дә.Пар канаты Хәния апа белән әниләребезне котлап жыр башкардылар. Әниләребез бергәләшеп чәй остәле янында жырлашып кызыклы уеннар уйнадык. Бигрәк тә ромашка уены на бик актив катнашты әниләребез.
Китапханәдә яшь әниләргә багышланган «Яшь әниләргә кинәшләр» һәм «Ана бөек исем» астында зур күргәзмә оештырылганиде. «Ана хакы -тәңре хакы» дигән бик матур сүзләр дә бар анда. Әнкәй сүзеннән дә матур, илаһи сүз юк. Мин үземнен ана булуым белән бик горурланам. Бу бик җаваплылык, сабырлылык, тырышлык сорый. Анын остенә мин әле аларнын яраткан әбиләре дә. Аларның шатлыкларына куанып яшәу - үзе бер бәхет, - ди Гараева Хәния апабыз. Әниләребез үзләре пешереп алып килгән тәмле ризыклары белән чәй әчтек. Үзләренең камыр рецептларын ойрәттеләр, киңәшләр бирделәр. Телеңне йотарлык ризыклар иде.Чын күнелдән 8 март халыкара хатын-кызлар коне тәбрикләп, аларга ныклы сәламәтлек теләп, тәмле телеңне йотарлык ризыклары очен рәхмәт әйтеп дога кылып ойләребезгә таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев