Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә әниләр көнен җырлап, биеп, уеннар белән үткәргәннәр (фото)

"Үзебез җырлап, биеп-уйнап күңел ачабыз". Шундый исем астында Калмия мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды.Кичәгә килгән бар кеше дә уеннарда катнашты,җырлар башкарды, биеде."Капкалы", "Ачык авызлы", "Сигезле" биюләрен биедек, кунаклар килүгә күзне бәйләп өстәл әзерләдек, эстафета уеннарыннарында катнаштык. Үзебезнең артистларыбыз әниләргә багышланган җырларын башкардылар.Бәйрәм әниләребез пешереп алып килгэн күчтәнәчләр белән...

"Үзебез җырлап, биеп-уйнап күңел ачабыз". Шундый исем астында Калмия мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды.Кичәгә килгән бар кеше дә уеннарда катнашты,җырлар башкарды, биеде."Капкалы", "Ачык авызлы", "Сигезле" биюләрен биедек, кунаклар килүгә күзне бәйләп өстәл әзерләдек, эстафета уеннарыннарында катнаштык. Үзебезнең артистларыбыз әниләргә багышланган җырларын башкардылар.Бәйрәм әниләребез пешереп алып килгэн күчтәнәчләр белән сыйланып, чәй өстәле янында дәвам итте, гармунга кушылып, күмәкләшеп җырлап күңел ачтык.

Алдагы көндэ генә Ринат Гобәйдуллин үзенең иҗатташ дуслары белән бай эчтәлекле концерт вакытында иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.Искиткеч кичә булды ул, аларга зур рәхмәт иҗат чишмәләре саекмасын ,бәхет ,сәламәтлек теләп калабыз, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сахибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев