Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия авылының сугыштан соңгы чорда туган авыл өлкәннәре, җыелышып, геройларны искә алганнар(фото)

Калмия мәдәният йортында эшләп килүче "Киңәш" клубы түгәрәк өстәл артында очрашу уздырды.Ветераннар советы рәисе Назыйф абый Кашбелов ел буенча ирешкән уңышлар белән таныштырды. "Киңәш"клубы өлкән булуларына карамастан, авыл тормышында һәм районда үткән чараларда актив катнаштылар, призлы урыннар алдылар. 9 декабрь геройларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, безнең "Киңәш"клубы да...

Калмия мәдәният йортында эшләп килүче "Киңәш" клубы түгәрәк өстәл артында очрашу уздырды.Ветераннар советы рәисе Назыйф абый Кашбелов ел буенча ирешкән уңышлар белән таныштырды. "Киңәш"клубы өлкән булуларына карамастан, авыл тормышында һәм районда үткән чараларда актив катнаштылар, призлы урыннар алдылар.

9 декабрь геройларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, безнең "Киңәш"клубы да бу чарадан читтә калмады , геройларны искә төшереп, исемнәрен атап киттеләр. "Киңәш"клубына йөрүчеләр барысы да диярлек сугыштан соң авыр елларда туган балалар, алар юклык заманнарда үсеп, армый-талмый эшләп шушы мул-матур тормышка ирешкәннәр. Өйләребез җ ылы,табыннарыбыз мул, дөньялар гына тыныч булсын, диләр алар.

Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте,төрле-төрле тәм-томнар пешереп алып килгәннәр, бик рәхәтләнеп яшь чакларын искә төшереп сөйләшеп утырдылар, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев