Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия авылы яшүсмерләре наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр

Шушы көннәрдә Калмия авылының китапханәсендә «Өмет» балалар клубы белән берлектә наркоманиягә һәм наркотик матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш темасына зур күргәзмә оештырылды. Чараның дискуссия рәвешендә узган беренче өлешендә яшүсмерләр наркотиклар, аларның төрләре, китергән аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Шулай ук балалар «Бәхәсле караш» һәм «Мин каршы» уеннарында,...

Шушы көннәрдә Калмия авылының китапханәсендә «Өмет» балалар клубы белән берлектә наркоманиягә һәм наркотик матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш темасына зур күргәзмә оештырылды. Чараның дискуссия рәвешендә узган беренче өлешендә яшүсмерләр наркотиклар, аларның төрләре, китергән аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Шулай ук балалар «Бәхәсле караш» һәм «Мин каршы» уеннарында, наркотикларга каршы әйтелгән «4 юк кагыйдәсе» серләренә төшенеп, сәламәт яшәү рәвеше турында хикәя дә яздылар. Яшүсмерләр бәйгеләрнең һәрберсендә дә зур теләк белән бик актив катнашып, булган проблеманы ничек күзаллауларын аңлатып бирделәр, үзләре өчен нәтиҗә ясап, фикерләре белән уртаклаштылар.

Энҗе Галиәхмәтова,
Калмия авылының китапханә мөдире.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев