Калмашта – милли ашлар бәйрәме
Республикабызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бу көннәрдә Калмаш урта мәктәбендә иң тәмле милли ризыкка конкурс узды.
Һәр сыйныф илебездә яшәүче халыкларның ризыкларын әзерләде. Укучыларга әти-әниләре, туганнары һәм дуслары ярдәм итте. Уку йорты коридорында балалар матур итеп фото зоналарын бизәделәр, анда үз ризыкларын урнаштырдылар. Милли киемдәге кызлар һәм малайлар милли ризык турында тәфсилләп, кызыктырырлык итеп сөйләделәр, аны әзерләү рецепты белән уртаклаштылар.
Ашханә хезмәткәрләреннән һәм педагоглардан торган бәйсез комиссия җиңүчеләрне билгеләде. Барлык теләүчеләр өчен беренче сыйныф укучысы Данияр Сибгатуллинның әнисе Айгөл капкейклар бизәү буенча мастер-класс күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев