Калмаш авылы ветераны Шәүкәт Әхмәтнәҗиповны Камил Нәҗмиев Җиңү көне белән котлады
Тукай районының бердәнбер фронтовигы Шәүкәт Әхмәтнәҗипов бәйрәм парадында катнашкан һәм шул ук көнне кунаклар да кабул иткән.
Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт ага Әхмәтнәҗипов өчен быелгы Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле булды. Районның мактаулы гражданины, 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән фронтовик бүген дә сафта: ул тантаналы парадта катнашты, ә аннары өендә чәй табыны артында район башлыгы Камил Нәҗмиев белән очрашты. Ветеран Камил Римовичка үзенең бай тормыш тәҗрибәсе турында бәян итте.
Ветеран бүгенге яшьләр өчен какшамас ихтыяр көче һәм сабырлык үрнәге булып кала. Очрашу барышында ветеран үзенең хәрби юлы турында искә алды һәм тынычлыкның кадерен белергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев