Каешларын эләктермәгәннәр
29 июльдә Тукай районында «Киа» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Хендэ»автомобиле белән бәрелешкән. Юл – транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Хендэ» ның ике пассажиры-бер яшьлек бала һәм алгы пассажир утыргычында булган 55 яшьлек хатын-кыз тән җәрәхәте алган.
Бала өчен машинада махсус утыргыч булмаган, пассажир хатын-кыз үзе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән.
«Хендэ» салонында тагын өч бала булган, алар да куркынычсызлык каешларын эләктермәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев