Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каеш – ГАИ өчен түгел

Минем әтидән гомер буе бөтен туганнар һәм танышлар көлде: «И, Фәрит абый бит ул күршегә дә каешын эләктереп бара! Такма инде аны, авылда ГАИ юк бит!» Әтиемнең җавабы бер булды: «Уйлап тапканнар икән – димәк, кирәкле нәрсә. Мин аны ГАИ өчен түгел, үземнең куркынычсызлыгым өчен эләктерәм!»

Шушы сүзләрне балачактан ишетеп үскәнгәдер, машинага кереп утыруга минем беренче эшем – каешны эләктереп кую. Әти кебек, үземнең куркынычсызлыгым өчен. Мин, гомумән, аны ни өчен эләктермәгәннәрен аңлый алмыйм: комачаулыймы ул? Әллә андый кешеләр өчен каешсыз йөрү – хәвеф-хәтәрдән курыкмаганны, егетлекне күрсәтүме? Әллә инде законга каршы бара алу, буйсынмау дигән нәрсә йөрәкләрен җылытамы? Хәзер бит машиналар да каешны эләктермәсәң тавыш бирә. Ләкин шофер-кулибиннар никтер бу системаны алдауның да җаен табалар. «Аны тагып йөрү шулай авырмы?» – дип, үзләреннән сораганым да булды, ләкин анык кына җавап бирүче булмады, «Ник кирәк соң ул?», «Аның белән кызу» (5 сантиметр киңлектәге каештан), – дигәннән ары китә алмадылар.

Түбәндәге мәгълүмат бик авыр булса да, язмый булдыра алмыйм, чөнки каешын эләктермәгән күпме кеше һәлак була яки гомерлеккә урыныннан тормаслык инвалид булып кала. Күз алдына китерегез. Авария вакытында аларның кайберсе машинаның тәрәзәсенә, руленә, ишегенә, башка пассажирларга бәрелеп, кайберсе, тәрәзәдән очып чыгып, үлемгә китерүче җәрәхәтләр ала, ә машина әйләнгән очракта каешсыз пассажирлар салон эчендә, кер юу машинасындагы керләр сыман, теләсә ничек болгана башлый, ватылган тәрәзәдән асылынып яки ачылып киткән ишектән егылып төшеп, 1-2 тонна авырлыктагы тимер ат астында кала.

Үлемгә китергән аварияләрдән соң тутырылган протоколларны укыганда, андагы: «Яшәү өчен урын бар иде» дигән кыска җөмләне күргән саен, минем йөрәгем әрни. Бу өч сүз кабинаның шушы кеше утырган өлеше зыян күрмәгән, дигәнне аңлата. Ягъни каешын таккан очракта ул кеше исән калыр иде, дигән сүз.

Гүзәл Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев