Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каен җиләге нәрсәдән файдалы?

Дару сыйфатында аның яфракларын һәм җиләкләрен җыялар. Яфракларны җиләк чәчәк аткан чорда җыеп өлгерергә кирәк.

Каен җиләге яфрагы төнәтмәсендә С витамины күп. Аны кан тамырларын киңәйтү, йөрәк ритмын акрынайту өчен кулланалар. Ул шулай ук стоматит, гингивит, ангинаны дәваларга, авыздан килгән начар исне бетерергә булыша. Аның бәвел кудыру үзлеге дә бар.

Җиләген исә өлгергәч җыялар. Яңа сыгылган җиләк согы (көнгә 4-6 аш кашыгы) кандагы шикәрне киметә, диабеттан шифасы бар.

Татар халык медицинасында каен җиләген азканлылыкны, гастритны, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәтен дәвалау, үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү, йөрәккә илтүче кан тамырлары атеросклерозы, югары кан басымы, остеохондроз булганда кулланалар. Ул хәл кертеп җибәрә, йончыганны бетерә.

Әмма каен җиләге кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгара. Шуңа да кулланганда бик сак булырга, тәнгә тимгелләр чыгып, кычыну башлануга, куллануны туктатып, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Каен җиләге яфрагыннан төнәтмә әзерләү өчен:
20 грамм вакланган үләнгә 200 миллилитр кайнап торган су коеп, 5-10 минут кайнаталар. 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Реклама

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев