Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабак бәлеше

Кабак бәлеше – туклыклы да, тәмле дә ризык. Көзге ял көннәрендә якыннарны сөендерү өчен шәп форсат та әле ул.

Камыр өчен кирәк: 250 грамм кибет каймагы, 2 аш кашыгы йомшартылган акмай, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, тоз, 300-350 грамм он алабыз.

Эчлек өчен: 1 килограмм татлы кабак, 1,5 стакан дөге, 50 грамм акмай, 150 грамм йөзем, теләүчеләр өрек, кара җимеш тә сала ала.

Камырны басып, 20-30 минут “ял иттерәбез”. Шул вакытта эчлек әзерлибез. Бүрттерелгән дөге, туралган кабак, йөзем, өрек, тәменчә тоз, 1-2 аш кашыгы шикәрне барысын бергә бутыйбыз.

Камырның бер өлешен җәеп, майлы табага салабыз. Эчлекне тигезләп җәябез. Өстенә акмай телемнәре салып чыгабыз. Камырның икенче өлешен җәябез һәм, бәлешкә каплап, читләрен матурлап бөрәбез.

Кабак бәлешен кайнар мичкә куеп, 1-1,5 сәгать пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!


Фото:kazanutlary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев