Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изгелек күңелдәге бозны эретә

Ходайга шөкер, быел кар күп булды. Безгә, картларга, көн саен аны чистартып торуы җиңел түгел-түгелен, әмма җирдә дым күп булса, игеннәр уңар дип юанабыз. Ишегалдындагысын көрәп тә була, ә менә веранда түбәсендәге калын кар катламыннан куркыныч яный башлады. Каралтылар искерде бит инде. Без, сугыш еллары балалары, кечкенәдән көч җитмәслек хезмәттә...

Ходайга шөкер, быел кар күп булды. Безгә, картларга, көн саен аны чистартып торуы җиңел түгел-түгелен, әмма җирдә дым күп булса, игеннәр уңар дип юанабыз. Ишегалдындагысын көрәп тә була, ә менә веранда түбәсендәге калын кар катламыннан куркыныч яный башлады. Каралтылар искерде бит инде. Без, сугыш еллары балалары, кечкенәдән көч җитмәслек хезмәттә изелеп үстек бит, яшь тә үзенекен итә, монысын җиңеп булмый инде. Кайда барырга, күз төбәп кемгә мөрәҗәгать итәргә. Уйланып утырдым да, чарасызлыктан аптырап, Боерганга - тракторы булган кешеләргә ярдәм сорап барырга булдым. Берничә ишекне шакырга туры килде, уңай җавап ала алмадым. Шунда фермер Фаил Сабировка барып карыйм әле, дигән уй килде башка.

Мал-туарлары арасында мәш килеп йөри фермерыбыз, эштән аеруы да кыен. Ярый үзе күреп алды, ачык йөз белән дәште. Читенсенеп кенә хәлемне аңлаттым. Бераз уйланып торды, нәрсә әйтер дип ут йотып торам. Хәзер, эшлибез аны, дигәч, сөенечтән күземә яшь килде. Тракторчы Наил Шәйдуллинны чакырып китерде дә, гозеремне аңа әйтте. Сөйләштеләр, Наил шунда ук риза булды. Тәҗрибәле, эшкә булган тракторчы ул. Тракторына арбасын җайлап такты һәм Колышка юл тотты. Алагаема өч арба кар тутырып, басуга чыгарды. Ярый әле, Аллаһы Тәгалә һаман әнә шундый игелекле кешеләребезне саклый. Дөньям яктырып китте. Минем хәлемне ялгыз яшәүче карт-корылар яхшы аңлар.

Фаил бик изгелекле, ярдәмчел, эшчән гаилә баласы. Кичке намазымнан соң, җир йөзендә өлкәннәргә карата игелекле, шундый ул калдырып киткән мәрхүм әти-әнисе рухына дога укыдым. Олы рәхмәтем аларга дога булып барсын, ә Фаилның эшләре уң булсын, тир түгеп тапкан малының бәрәкәтен күрсен.

Фатыйма Абдуллина.
Колыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев