Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда табылган бәхет

Автомобиль транспорты икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларының өзлексез эшен тәэмин итүче төп чара булып тора. Шофер эше—физик һәм эмоциональ фидакарьлек таләп итә торган көндәлек стресслы хезмәт. Бүген безнең хикәябез герое-шофер һөнәрен гомер буе сайлаган кеше.

Наил Хөсәенов Әҗмәкәй авылында туып-үсә. Армиягә кадәр ул укып, машина йөртү таныклыгы алырга, «КАМАЗ» заводында да эшләргә өлгерә. Наил Липецк янында хезмәт иткәндә аңа йөк машинасын йөртүне ышанып тапшыралар..

- Мин үземне машина рульеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Әтием Рәфкать Хөсәен улы миңа балачактан ук техникага мәхәббәт тәрбияләде, ә әнием Әнисә Дәүләт кызы шофер улы, минем белән бик горурланды. –ди Наил Рәфкать улы.

- 1975 елда мин Зыятдинов Нәҗип Зыятдин улы җитәкләгән хуҗалыкка эшкә килдем. Бу хәзер монда күп катлы йортлары, парклары, мәдәният йорты булган зур поселок үсеп чыкты. Ә элек бу урында бернәрсә дә юк иде – бары чирәмле ялан. -дип сөйләвен дәвам итте. Ул үзенең хезмәттәшләре Равис Шәйхетдинов һәм Заһир Сәлиховны да җылы сүзләр белән искә алды, аларны кыскача һәм төгәл итеп «ышанычлы егетләр» дип атады.

“Гигант «хуҗалыгының инфраструктура объектларын төзүдә һәм басуда эшләүдәнтыш, Наил Хөсәенов Татарстан буенча һәм аның чикләреннән еракка командировкаларга китеп хезмәт куйган.

-Миңа ышанып тапшырылган беренче машина – ГАЗ-51, аннан соң-сөт ташучы ГАЗ-53. КАМАЗда миңа Тольяттига аммиак селитрасы, Волгоградка орлык материалы алырга барырга туры килде.

Хәтта Мәскәү үзәгенә дә йөк машинасы белән керергә ул вакытта рөхсәт ителә иде. Элек юл хәрәкәтендә катна- шучылар бер-берсенә карата игелеклерәк, хөрмәтлерәк иде, минемчә. Бер-береңә ярдәм итү хисе беренче урында булды. Юлларда автомобильләр күп түгел иде, шуңа күрә юл кырыенда аварияләр булган машинаны күргәч, һичшиксез туктадылар. Әйтергә кирәк, безнең җитәкчебез Риф Хәнифович һәрвакыт юлга берничә ма- шина җибәрде, без колон- на белән бардык. Бу, әлбәттә, ышаныч тудыра, бергә барганда курыкмыйсың – ди ул,- һичшиксез, өйгә кайткач, үз машинама рәхмәт әйтеп панельгә кулым белән сыйпап куя идем.

Йөк машинасында эшләү Наил Рәфкатович белән Валентина Михайловнаның танышуына һәм бәхетле никахына сәбәп була. Быел Хөсәеновлар ирле-хатынлы сапфир туйларын билгеләп үттеләр.

-Бервакыт үзебезнең кибеткә кергән идем бик ма- тур бер кызны күрдем, таныштык, сөйләштек. Валечканың Кукмарадан булуы ачыкланды, ул безнең авылга сатучы булып килгән икән.- ди әңгәмәдәшебез.

Алар 1978 елда өйләнешәләр, бер елдан соң игезәк кызлары Айгөл һәм Айсылу дөньяга килә. Берничә елдан соң гаиләдә Ришат туа. Хәзер улы Чаллыда яши һәм эшли, кызлары туган авылда кала.

- Мин-бай әти. Минем ике киявем, киленем һәм 6 оныгым бар. Хатыны хәзер пенсиядә, кош үрчетү белән шөгыльләнә, - ди Наил Хөсәенов. Ул шулай ук кышкы озын кичләрдә оныклары белән машинкада уйнарга яратканын сөйләде.

- Иң мөһиме, машина төзек булсын. Барысын да тикшерергә һәм ашыкмаска күпьеллык эшенең сере белән тәҗрибәле шофер. Аннары өстәде: «Безнең эшебездә иң мөһиме-күнекмәләр, осталык, стаж гына түгел, ә коллективта атмосфера да. Мин инде күптән пенсиядә. 11 февральдә миңа 69 яшь тулды. Әмма Риф Ханифович җитәкчелегендәге коллективта эшләү-зур бәхет. «Гигант» та хезмәт кешесен хөрмәт итүләрен, кадерләүләрен белеп, эшкә бик теләп барам. Беләсезме, мин яшәгән коттеджны хуҗалык бушлай бирде. Ел саен биредә яшь белгечләр өчен уңайлы йортлары төзелә. Эш һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырыла. Тагын нәрсә кирәк? Пенсиягә чыгып өйдә ятарга теләмим, юк, әлегә көчем бар, яраткан эшемнән аерылырга уйламыймм. Хәрәкәт-тормыш. Аннары вакыт күрсәтер.»

Салкын яки эссе, яңгыр яки кар шофер һәрвакыт юлда. Юлдагыларны Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен, ә светофорның да яшел уты сезгә һәрчак янып торсын.

Риф Имамов, "Гигант" ҖЧҖ җитәкчесе

Мин хуҗалыкны 23 ел элек җитәклим. Шул вакыттан бирле күп үзгәрешләр булды. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 2000 баштан артык терлек асрала, сөрү җирләре мәйданы 3615 гектар тәшкил итә.Бер ел эчендә 240 млн сумлык продукция җитештерелә. Авыл хуҗалыгы тармагы өзлексез хезмәт оештыруны таләп итә. «Гигант» та бүген 120 кеше эшли. Наил Хөсәенов кебек егетләр бик ышанычлы, алар беркайчан да өметсезлеккә бирелмәячәк, аларга таянып була. Үз эшенең остасы, шофер Наил Рәфкать улы яшьләр өчен яхшы остаз булып, үзенең тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша. Бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев