Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез

2023 ел башыннан Тукай районы территориясендә каршы як полосага чыккан 31 хокук бозучы ачыкланган һәм административ җаваплылыкка тартылган.

Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итте. Гамәлдәге законнар буенча, каршы як полосага чыккан өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.15 маддәсе нигезендә 5 мең сум күләмендә штраф яки ярты елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Авыр нәтиҗәләре булган юл-транспорт һәлакәтләренә китергән сәбәпләрнең берсе – каршы якка хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу. Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев