Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлек тактасы ачтылар

Борды авылында Әфганстан сугышынан исән-сау кайтып туган авылында, туган нигезендә матур гына гомер итүче Михаил Лаврентьев йортында истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

Аның биографиясе, нәсел тамырлары белән бу юлларның авторы – Роза Әбделмәнова таныштырды.

Михаил – 1966 елнын 23 февралендә Борды авылында Лаврентьевлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Николаевич авылда гына түгел, район күләмендә данлыклы комбайнчы иде. Михаил кечкенәдән әтисе янында техникада эшләргә өйрәнә, мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1983 елда урта мәктәпне тәмамлап, шоферлар әзерли торган автомәктәпкә укырга кереп, таныклыкка ия була.

1984 елнын апрель аенда Михаилны армия сафларына алалар, дүрт ай Әфган чигендәге Термез шәһәрендә өйрәнүләрдән соң Әфганстанга жибәрелә. Ул анда КАМАЗ машинасында хәрби частьларга ягулык ташый.

Михаил ике ел да дүрт ай хезмәт итеп, 1986 елнын август аенда туган авылына кайта. Тәүге тапкыр аяк атлап киткән, кендек каны тамган туган җиренә тугры калып, әти-әнисе белән төп йортта яши. Михаил, әтисе кебек үк, совхозда механизатор булып эшли, авылыбыз басуларында иген үстерә. Һәрчак алдынгы булып, күп тапкырлар район слетларында бүләкләнгән чакларын хәтерлибез әле.

Алар 1987 елда авылдаш кызы Люба – бүген инде мәктәп укытучысы Любовь Петровна белән матур гаилә коралар. Үзләре кебек акыллы, тәртипле, эш сөючән малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Күркәм, үрнәк гаилә буларак, 2018 елда Лаврентьевлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

Өч буын сугыш ветераны, өч буын механизатор яшәгән йортка бер генә түгел, өч истәлек тактасы куярга була. Бу нәсел авылыбызның гына түгел, район горурлыгы.

Истәлек тактасын кую тантанасына Михаил Лаврентьевның сугышчан дуслары, туганнары, авылдашлары, укучылар килгән иде.

Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров үз чыгышында районыбызда хәрби бурычын үтәүчеләргә игътибар зур булуын әйтте, ул Әфган сугышы ветераннарының яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйнаганнарын да ассызыклады. Тукай районының хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасының координацион советы җитәкчесе Якупов Айбулат үз чыгышында истәлек такталары куелуны изге эшләрнең берсе һәм батырларыбызга зур хөрмәт күрсәтү билгесе диде. Михаилның туганнары – абыйсы Григорий, апасы Татьяна сүз алып рәхмәт белдерделәр. Тантанада Борды урта мәктәбе укучылары туган ил, туган җир, Ватанны ярату хакында шигырьләр сөйләделәр. Михаилның оныклары да сынатмадылар, бабалары турындагы шигырьләре йөрәкләргә үтеп керде. Ахырдан Михаил Лаврентьев үзе сүз алып хөрмәт иткән, онытмаган өчен хезмәттәшләренә, район һәм авыл халкына рәхмәтләрен белдерде. Истәлек тактасын ачканда бик күп изге теләкләр теләделәр. Аны җил-давыллар куптармасын, буявы юылмасын, килер буыннарга батырлык символы булып торсын.

Роза Әбделмәнова, Борды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев