Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Дөрештә Тукай көнен билгеләп үттеләр

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, китапханә һәм мәдәният йортлары, гомумән, бөтен Татарстан, хәтта чит илләрдә яшәүче якташларыбыз да шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтәләр. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Иске Дөреш авылында әдәби-музыкаль кичә узды. Шигърият бәйрәме бик күп...

Ирексездән, шагыйрьнең «Бәйрәм бүген» дигән шигыре күңелдән кабатлана. «Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»... Әйе, бу көнне мәдәният йорты, чын мәгънәсендә, гөрләп торды.

Әнә, килгән кунаклар шагыйрьгә багышланып эшләнгән күргәзмәне күздән кичерәләр, сабыйлар кулы белән ясалган рәсемнәр буенча фикер алышалар. Кемдер Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Әби, Бабай булып киенгән әкият геройлары белән фотога төшә. Ә бәйрәмгә чыгыш ясарга килгән фольклор ансамбльләре һәм гармунчы агайлар халыкны җырлата да, биетә дә.

Тукайлыларны һәм кунакларны сәламләп, Туган тел көне белән котлау сүзләрен район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җиткерде.

Кичәнең бәйрәм өлешен Сәмәкәй авылыннан «Зиләйлүк» фольклор ансамбле ачып жибәрде - ап-ак алъяпкычлар кигән үзешчәннәр борынгыдан калган матур йолаларның берсе - каз өмәсен сәхнәләштерделәр. Алга таба Теләнче Тамак авылының «Алтын битлек» халык театрының ярченнәре тарафыннан «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмасыннан мини-спектакль күрсәтелде. Балалар үзләренә бирелгән рольләрне оста итеп башкардылар. Елдагыча, бөек шагыйребезнең туган көне алдыннан оештырыла торган шигырь уку бәйгесендә җиңеп чыгучылар да бүләкләнде. Бүләкләү өлеше тәмамлангач, яшь талантлар саф татар телендә - Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Аеруча, тамашачыны Биклән авылы кызы Диләрә Гыймазиева шаккаттырды. Нәни кызчык 24 биткә сузылган «Шүрәле» поэмасын яттан сөйләде. Мусабай-Завод авылыннан килгән курайчылар ансамбле мәдәният йорты бинасын курай моңына күмде. Алга таба бәйрәм кичәсе җирлекнең үзешчән артистлары, нәфис сүз осталары, җырчылары, гармун-баянчылары чыгышлары белән үрелеп барды.

Әлеге кичәдә Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрәләр Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова тамашачыларга үз шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичә ахырында бәйрәмгә килүчеләр, барысы бергә, Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардылар.

Кичәгә җыелган халыкның күплеген, балаларның Тукай шигырьләрен никадәр хисләнеп сөйләүләрен күреп, шагыйрьгә карата халык мәхәббәтенең никадәр зур булуына тагын бер кат инанып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев