Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Дөрештә мунчаны янудан саклап калдылар

3 декабрь көнне диспетчерлык хезмәтенә Иске Дөреш авылында коттедж януы турында хәбәр килә. Урынга килгән сүндерүчеләр янгынның йортта түгел, хуҗаларның инде күп еллар файдаланылмый торган мунчада икәнлеген күрәләр. Йорт хуҗасы малларны ашату өчен сарайда ут кушкан була. Ә өйдән лапаска таба баручы электр чыбыгы шул мунча аша үтә. Ун минутка...

3 декабрь көнне диспетчерлык хезмәтенә Иске Дөреш авылында коттедж януы турында хәбәр килә. Урынга килгән сүндерүчеләр янгынның йортта түгел, хуҗаларның инде күп еллар файдаланылмый торган мунчада икәнлеген күрәләр.

Йорт хуҗасы малларны ашату өчен сарайда ут кушкан була. Ә өйдән лапаска таба баручы электр чыбыгы шул мунча аша үтә. Ун минутка кибеткә киткән хуҗа кайтуына мунчадан төтен чыкканын күрә. Ут белән башта үзләре көрәшеп карыйлар, көчләре җитмәгәнен аңлагач, янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар.

Мунчага зыян килсә дә, стеналары һәм түшәмнәре урынында кала, башка объектларга зарар килми, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев