Иштирәктә ветераннар арасында “Балкыш” фестивале кысаларында концерт узды
Туган нигез-изге намазлык. Шушы исем астында 27 нче апрель көнне Иштирәк авыл җирлегендә "Ветераннар Балкышы" үтте. "Балкыш" фестиваленең үзенчәлеге аның эчендә яшерелгән. Беренче карашка, ул үзешчән ветераннар коллективларын берләштергән гади сәнгать конкурсы сыман. Чынлыкта исә, "Балкыш" - өлкән буынның яшьлегенә кайтуы да, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне барлау да. Фестиваль олы буынның хезмәтен...
Туган нигез-изге намазлык. Шушы исем астында 27 нче апрель көнне Иштирәк авыл җирлегендә "Ветераннар Балкышы" үтте.
"Балкыш" фестиваленең үзенчәлеге аның эчендә яшерелгән. Беренче карашка, ул үзешчән ветераннар коллективларын берләштергән гади сәнгать конкурсы сыман. Чынлыкта исә, "Балкыш" - өлкән буынның яшьлегенә кайтуы да, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне барлау да. Фестиваль олы буынның хезмәтен данлап үткәрелә, өлкәннәребез арасында үзешчән артистлар бихисап бит, аларны дөньяга чыгару - һичшиксез, кирәкле эш. Шуңа күрә рухи-әхлакый яктан да кыйммәтле бу чара. Чыгышларны бәяләүче жюри төркемендә район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Галимҗан Зарипов, район мәдәният үзәге җитәкчесе Октябрина Әюпова һәм Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина иде. Ул көнне ут сүнүе дә юкка булмагандыр, ветеран апа абыйларыбыз бөтен ышанычларын җыеп чыгышны залдан фойега күчерде. Бу инде безнең өлкән буынны бернәрсәдә куркытмавын дәлилләде.
Иштирәктә таң ата ... Зөбәрҗәт апа Ногманова "Укы намаз, күңелең чиста булсын",- дип мөнәҗәт көйли, быел, Биклән авылы шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева язган "Иштирәгем" җыры астында, авылда эш гөрли башлый. Берәүләр матик тотып басуга бара, берәүләре чыбыркы шартлатып көтү куа...чыгышыбыз җанлана бара. Ниһаятъ, кич җитә, сыер көтүе кайта, Тәзкирә апа соңарып сыерын куа, күршеләр әкренләп капка төбенә җыела. Хәлләр сорашкач, гадәти авыл тормышын чагылдырып яңалыклар сөйлиләр. Мәктәптә укытучы Илхамия апа Идрисова "Күрше кызы Хәдичә" белән булган вакыганы кызык итеп сөйли. Күршеләр җырлар җырлап, уеннар уйныйлар. Ә уен вакытында җәзалар биргәндә, тарих укытучысы Илдус Закиров, ветераннар советы рәисе Ильдус Зигангиров, өч Ильдус абый җыр башкардылар. Үзенең җырлары белән Татарстанга дан булган авылыбыз килене Вәсилә Әхмәтҗанова яңа язылган шигырьләре белән куандырды, район газетасы битләрендә үзенең шигырьләре белән таныш булган Асия апа Метшина да, яраткан шигырьләренең берсен безгә җиткерде. Бу очрашуга килә алмаган апаларыбыз безгә видео сәлам җибәргәннәр иде, кызганыч, без аларны гына тамашачыларга күрсәтә алмадык. Күп еллар укытучы булып эшләгән Рәшидә апа Муртазина үзенең һөнәре турында шигырь сөйләп, җыр җырлаган иде. Сатучы булып эшләгән, 90 яшьлек Кәримә апа Локманова да җыр аша үзенең сәламнәрен тапшырды, ә инде керәшен апалары үзләренең җырлары аша киләчәк бәйрәмнәр белән котлады. Әлбәттә, без ул язмаларны комиссия членнарына тапшырдык, алар да бәясез калмады. Чыгышыбызда Биклән авылы мәдәният йорты режиссеры Ильдус абый Абдуллин булуы, безнең өчен иң зур куаныч булды. Инде өлкән кеше булсада, күңеле яшь ул Ильдус абыйның - авыр баянын күтәреп, һәр репетициягә барыбыздан да алдан килеп җитә иде ул. Әле өстәвенә иптәше Рәшит абый Тимергалинны да үзе белән кыстап алып килә. Аларның тальян гармунда уйнауларын тамашачылар тын да алмыйча тыңлап утырды. Сагынган безнекеләр гармунны! Ә Рәшит абыйның татарча биюен сөйләп тә тормасаң була - аңа тиңнәр юк!
Инде нинди кич утыру биюсез булсын, бии-бии авылдашлар кайту ягын карады. Ә соңгы ноктаны рус теле укытучысы Земфира Гарифуллина куйды. "Ашыгабыз, күрше белән күрше күрешә алмый,"- дигән шигырь сөйләп, ул безне уйлануга калдырды. Туган якны, авылдашларны, туган нигезнең кадерен белү, яшәүнең мәгънәсен аңлатадыр.Тормыш куып, әти-әнине, күрше-күләнне күрмичә яшәп, яшәүнең ямен дә тапмыйча китмик. Балаларның тып-тын карап утыруы, кайберләренең еламсырап алуы - безгә зур рәхмәт сүзе кебек яңгырады..
Фестивальдә балкып өлгергән артистларыбызга "Мәдәният миннән башлана!" дигән значоклар бирелде. Район "Балкыш"ында балкырга лаек, бик лаек безнең өлкәннәребез! Алар арасында Иштирәкләр дә булыр дигән өметтә калыйк, дип хәбәр итә Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев