Исерек килеш машина йөртүчеләрне ачыклау өчен махсус рейдлар оештырыла
Агымдагы елның тугыз аенда район юлларында исерек килеш руль артына утырган 139 йөртүче тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәсен бозуның мондый төрен кисәтүгә һәм ачыклауга район ЮХИДИ инспекторлары һәм эчке эшләр бүлегенең шәхси составы тарафыннан аерым игътибар бирелә, бу максатта махсус рейдлар оештырыла. Шундый чараларның чираттагысы 14-15 октябрь көннәрендә үткәрелде. Искә төшерәбез:...
Агымдагы елның тугыз аенда район юлларында исерек килеш руль артына утырган 139 йөртүче тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәсен бозуның мондый төрен кисәтүгә һәм ачыклауга район ЮХИДИ инспекторлары һәм эчке эшләр бүлегенең шәхси составы тарафыннан аерым игътибар бирелә, бу максатта махсус рейдлар оештырыла. Шундый чараларның чираттагысы 14-15 октябрь көннәрендә үткәрелде.
Искә төшерәбез: 2015 елның 1 июленнән эчкән килеш руль артына утырып, икенче мәртәбә тоткарланучыларга, медицина тикшерүе үтүдән икенче кат баш тартучыларга карата җәза тагын да катыланды. Андыйлар хәзер штраф белән генә котылып кала алмый, җинаять җаваплылыгына тартыла. Бүгенге көндә район ЮХИДИ хезмәткәрләре шундый 10 фактны ачыклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев