Исемең үк килешә үзеңә
Сәхнәгә җырчыбыз Гүзәлия Шәймәрданованы чакырабыз, дип белдерүгә тамашачы аны бердәм алкышлап каршылый. Иштирәк авылында туган, Иске Гәрдәле авылы егетенә кияүгә чыгып, балалар үстергән, тату гаилә учагын җылытып торучы Гүзәлиянең вакыты тигән саен үзешчән сәнгатьтә катнашып, клуб сәхнәсеннән авылдашларын моң дәрьясына күмүе бөтен кешедә дә соклану уята. Хәзер бит кечкенә авылларга...
Сәхнәгә җырчыбыз Гүзәлия Шәймәрданованы чакырабыз, дип белдерүгә тамашачы аны бердәм алкышлап каршылый. Иштирәк авылында туган, Иске Гәрдәле авылы егетенә кияүгә чыгып, балалар үстергән, тату гаилә учагын җылытып торучы Гүзәлиянең вакыты тигән саен үзешчән сәнгатьтә катнашып, клуб сәхнәсеннән авылдашларын моң дәрьясына күмүе бөтен кешедә дә соклану уята. Хәзер бит кечкенә авылларга Казан һәм башка шәһәр артистлары бик килеп йөрми. Бу эш авылның үз җырчылары өстенә төшә. Шуңа күрә Гүзәлия һич ялындырмыйча сәхнәдән халык җырларын матур итеп җырлый, оста итеп бии. Үз үрнәгенә дистәләрчә яшьләрне өйрәткән остаз да ул.
Гүзәлия авыл янәшәсендә генә урнашкан бер җәмгыятьтә профсоюз оешмасы хезмәткәре булып эшли. Спорт ярышлары оештыра. Чөнки яшьтән үк төрле ярышларда, аеруча җиңел атлетикада катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бүген дә спортчы хатын-кызлар арасында алдынлыкны тота. Менә шундый актив тормыш белән яши Гүзәлия ханым. Авыл халкы да бик ярата үзен: «Булган, уңган хатын», - диләр. Гүзәлия үзе дә авылдашларына ярдәмчел. Гаиләсе тәртипле, балалары тәүфыйклы. Киләчәктә иҗади эшчәнлегендә уңышлар телибез.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев