Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исеме җисеменә туры килсен!

Түбән Суыксуда төзелә башлаган универсаль спорт залына исем уйлауга бәйге игълан ителгән иде.

Район халкы бу бәйгене хуплап кабул итте. Спортзалга исем бирү буенча редакциягә шалтыратулар булып тора. Түбән Суыксу авылында туып үскән һәм гомере буе район җирлегендә тырышып хезмәт куйган Наил Барый улы Арсланов та спортзалга исем бирүгә битараф калмаган. Тукай «Тепло-газ» ҖЧҖдә оператор булып эшләүче Наил Арсланов 5 исем тәкъдим итә. «Быел ТАССРның 100 еллыгын билгелибез. Бу – мөһим дата уңаеннан безнең авылдагы спортзалга «Ватан» дигән исем бирү кулай булыр. Спортзал нарат паркы янында төзелә, янәшә генә Наратъелга дигән күл җәйрәп ята. Шушы үзенчәлекләрне күздә тотып, «Наратлы» дигән исем дә күңелгә ятышлы. Спортзалга «Бөркет» дигән исем дә туры килә. Бөркет – иң көчле кош. Батыр, көчле кешеләрне юкка гына бөркетләргә тиңләмиләр. Спорт белән шөгыльләнгән кеше көчле, кыю була. «Заман» һәм «Нур» дигән исемнәр дә бик мәгънәле», – дигән фикерен белдерде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев