Иртәгә безне болытлы, юеш карлы яңгырлы көн көтә
15-20 метр тизлектәге көчле җил фаразлана.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, алдагы тәүлектә, 21 ноябрьдә, республикада антициклон йогынтысы сакланачак. Шимбә көнне, 22 ноябрьдә, республика кабат атмосфера фронтлары зонасында, җылы һәм тотрыксыз һава массасында булачак. Яңгырлы болытлы һава, төнлә урыны белән юеш кар көтелә. Кайбер районнарда тәүлек дәвамында томан, иртән һәм көндез секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык булачак. Төнлә 0 дән -5 градуска кадәр, иртәнгә +1 – +6, көндез +4 – + 9 градус җылыныр дип көтелә.
Якшәмбе, 23 ноябрьдә, көндез көнбатышта юеш кар белән яңгыр көтелә. Төнлә һәм көндез +2 дән +7 градуска кадәр булачак.
Ял көннәрендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 7-9 градуска артыграк булачак.
Беренчел фаразлар буенча, дүшәмбе, 24 ноябрьдә, явым-төшем туктаячак, температура -1дән -6 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометрлар 0дан +3 градуска кадәр күрсәтәчәк. 25 ноябрьдә республика чираттагы яңгырлы циклон йогынтысына эләгәчәк, көндез +2дән +7гә кадәр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев