Җир урынына - акча
15 гаилә җир кишәрлеге өчен акчалата компенсациягә гариза язган.
Ноябрь башыннан Яр Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләр җир өчен түләү алуга 15 гариза биргән. Бу хакта «Татар-информ» га Яр Чаллы Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Күп балалы гаиләләр өчен мөмкинлекләрне киңәйткән Закон Татарстанда октябрь аенда кабул ителде. Аның нигезендә Казан һәм Яр Чаллының күп балалы гаиләләр сайлау хокукына ия – дәүләттән җир кишәрлеге яки акчалата компенсация алырга. 2 ноябрьдән кешеләр түләү өчен документлар тапшыра ала. Акчалата түләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 200 мең сум күләмендә расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев