Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ипекәй салдым – кояштай булган!

Түгәрәк, кояштай елмаеп торучы ипекәй! Ул колмактан ясалган чүпрәгә куелган камырдан, түгәрәк ипи калайларында күпереп кабарган, мичтә пешкән. Хуш исле. Әнинең ипекәй камырын бераз гына калдырып, мич алдында кабартма пешерүен ничек онытасың?!. Элек әти-әниләр ипи һәм ит бәлешен салу өчен мичкә ягарга имән утыны хәзерләргә тырышалар иде. Балачагымның матур хатирәләрен яңартып, алтынсу-көрән алкалардан – кипкән колмак чәчәкләреннән һәм бераз гына сабакларын, яфракларын да кушып, колмактан чүпрә ясыйм.

Моның өчен чама белән 200 гр. чамасы кипкән колмак өстенә шаулап торган – яңа кайнап чыккан 2-2,5 литр су салабыз. Төнәтмә саргылт-көрән төскә керә. Шуңа бодай оны салып бертуктаусыз болгатып торабыз. Җылы урында 3 көн тотабыз. Чүпрә тизрәк өлгерсен дисәгез, суынган колмак массасына электән калган чүпрәне, якынча 150 грамм чамасы, салырга кирәк. Чүпрәнең өлгерүен күзәткәләп торабыз. Әзер массада куыкчыклар барлыкка килә. Аны салкын урынга алып куябыз. Суыткычта торса бигрәк тә яхшы. Табигый – бернинди ят катнашмалар салынмаган чүпрә организм өчен файдалы. Колмактан ясалган чүпрәгә куелган камырдан пешерелгән ризык аеруча тәмле һәм хуш исле була.

 

550 граммлы 4 ипи салу өчен 
200 грамм чүпрә, 750 мл. җылымса су, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы тоз, 50 грамм чамасы акмай яисә көнбагыш мае, 1 кило чамасы бодай оны кирәк була. Баш ясыйбыз. 750 грамм җылымса суга чүпрәне салып болгатабыз. Бераз он кушып апара кабарганчы тотабыз. Апара гөбердәп күперә башлагач тоз, шикәр комы, калган онны салып камыр басабыз. Камыр әзер булганда гына акмайны кушабыз һәм тагын камырны басабыз. Күәс чиләгендә камыр кабарганчы тотабыз. Аннары камырны калайларга салабыз. Тагын камырның кабарганын көтәбез. Бер сәгатькә кызу мичкә куеп пешерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев