Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәкне җылыткан бәйрәм

Өченче декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү кысаларында безнең районның инвалидлар җәмгыяте тарафыннан киң чаралар планы эшләнде.

Беренче зур тантана сигезенче ноябрьдә Күзкәй авылы мәдәният йортында узды. Бәйрәмгә кунаклары күрше авыллардан алып килергә авыл җирлекләре башлыклары, инвалидлар иҗтимагый оешмасының башлангыч оешмалары рәисләре  булышты.
Мәдәният учагы фойесында инвалидлар кулы белән эшләнгән төрле кул эшләре, көнкүреш әйберләре һәм кирәк-яраклар, шулай ук татар милли ризыклары һәм тәм-томнары күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмне оештыручылар мастер-классларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Калмия авыл китапханәсе мөдире Энҗе Вәлиәхмәтова теләгән һәркемне балавыз шәм ясау сәнгатенә өйрәтте,ә Күзкәйдән килгән пенсионер Фәридә Вәлиуллина каз каурыйларыннан май канатларын ясый белүен күрсәтте.
Шамил Шәйхуллинның агач яндыру техникасында башкарылган эшләре аеруча сокландырды. Сүз уңаенда, чарада катнашкан имам-хатыйб Илнур Фәрхетдинов җирле мәчеткә алтын куллы мастерны чакырды, ул балалар өчен агачтан сыннар, әйберләр ясау буенча дәресләр уздырды.
Моннан тыш, һәркем концертка кадәр дартста осталыкларын сынадылар һәм шашка уйнадылар. Районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Әнисә Гыйльметдинова ятып кына торучы авыруларны карау буенча өйрәтүләр үткәрде.
Күргәзмәне караганнан соң барысы да зур залга узды, бу көнне клуб сәхнәсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр карамагына тулысынча бирелде. Иҗат номерлары белән Калмия, Калмаш, Югары һәм Иске Байлар, Туера, Таулар, Боерган, Колыш авылларыннан үзешчәннәр чыгыш ясады. Күзләре күрми торган Ләйсән Шамилова башкарган җырлар беркемне дә битараф калдырмады.
Бәйрәм ахырында барысын да сыйлары мулдан ябылган өстәлләргә чакырдылар. Инвалидлар өчен чәй табыны оештыруны җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев үз өстенә алган.
- Бәйрәм бик матур узды, бай булды, ул, мөгаен, һәркемнең күңеленә хуш килде. Безнең максат – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлык мөнәсәбәтен формалаштыру, инвалидларның актуаль проблемаларына һәм аларны чишү мөмкинлекләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Иң мөһиме, җәмгыятьне инвалидларда, барыннан да элек, кешенең сәләтен һәм казанышларын күрергә өйрәтү.
-Бу бәйрәм сәламәтлек проблемалары булган кешеләр өчен зур вакыйга кебек булды. Мондый чараны районның мәдәният һәм китапханә системасы хезмәткәрләре, шулай ук Теләнче-Тамак, Иске Абдул, Мәләкәс авыл җирлекләрендә волонтерлар ярдәме белән оештырырга планлаштырабыз, – дип хәбәр итте район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вәҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев