Йөрәк җылысы
Авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Фахразый Галиевның улы Рафис абый үзенең 80 яшьлек күркәм бәйрәмен каршылый.
Галиев Рафис Фәхразый улы, 1945 нче елның 22 нче апрелендә , Минзәлә районы Җәмәк авылында дөньяга килгән. Җәмәк сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Клющинский авыл хуҗалыгы мәктәбендә хисапчылар курсында укый. Минзәлә районы, Кадрәк авылында хисапчы, партоешма секретаре, авыл җирлеге председателе вазифаларын башкара.
1974-1980 нче елларда Казан авыл хуҗалыгы институын тәмамлый.1982 елда Рафис Фахразый улын “Кама” колхозына рәисе итеп билгелиләр. Ул эшләгән елларда эре мөгезле терлекләр саны 1400 башка җитә, чәчүлек җирләр 1400 гектар мәйданны били. Һәр гектардан 35-40 ар ц уңыш алына, 3 күпер төзелә, халыкның үзәгенә үткән бер зур проблема чишелә - Боерган авылына асфальт юл салына, өч авылда да амбарлар, коровниклар, Боерганда өсте ябулы ындыр табагы төзелә, басуларга су сиптерү җайланмалары кайтарылып урнаштырыла, су скважиналары бораулана. Колхозчыларга 31 квартира төзелеп тапшырыла. Рафис Фахразыевич 1992 нче елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”исеменә лаек була.
30 ел буе җитәкчелектә эшләгән, шуның 16 елын "Кама" колхозы рәисе булып торган, хезмәт ветераны Рафис аганы котларга Тукай муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Сабитовна, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаязовна, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районының мактаулы кешесе, "Хөрмәт Билгесе ордены" иясе Галимҗан Сәетҗанович, район социаль яклау идарәсе белгече Зилә Габденуровна, авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовналар килделәр. Рафис абый кунакларны "үзебезнекеләр" дип, елмаеп каршы алды. Озак еллар буе авыру ирен бик яхшы итеп тәрбияләп яшәгән гомер юлдашы- сабыр, мөлаем Мәүлидә ханым да тәмле сүзләр белән түргә чакырды.
Җитәкчеләребез Республика авыл хуҗалыгы министрлыгыннан рәхмәт хаты тапшырдылар. Иң изге теләкләрен - Рафис абыйга сәламәтлек, хәерле гомер, Мәүлидә апага күркәм сабырлык, исәнлек- саулык теләп күчтәнәч- бүләкләр дә алып килгәннәр. Галимҗан Сәетҗанович юбилярның хезмәт юлын, башкарган олы хезмәтләрен тагын бер кат искә төшереп, югары бәя бирде, бик күп мактау сүзләрен җиткерде. Рафис абыйның хәлен белешеп, зур бүләкләр белән килгән кунакларга, очрашуны оештырган, мул өстәлләр әзерләшкән , уңган кызыбыз- социаль хезмәткәр Ландыш Рафиковнага, Таулар авылы клубы мөдире Илүзә Гыйлметдиноваларга Галиевлар гаиләсе олы рәхмәтләрен әйттеләр .
Флүзә Сәлимова, Боерган башлангыч ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев