Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Йөрәк кушуы буенча

«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе вәкилләре сугышчыбыз белән очрашты.

«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Тукай җирле бүлекчәсе вәкилләре партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделмәнова җитәкчелегендә кыска вакытлы ялда булган сугышчыбыз Ринат Әндарҗанов («Гог» кушаматы) янына бардылар.

Роза Әбделманова белән бергә партия активисты, «Сады Закамья» җитәкчесе Дмитрий Волков, партия әгъзасы Булат Хисамов һәм партия тарафдары Илгиз Шәяхмәтов та бар иде.

Ринат махсус хәрби операция зонасында 2023 елның көзеннән хезмәт итә. Кунаклар аның гаиләсенә азык-төлек җыелмаларын һәм төзелеш кибетенә сертификат тапшырдылар.

 

Сугышчының хатыны, Навбахор, Дмитрий Волков белән элемтәдә тора. Ул Ринат ялга кайтачагын хәбәр иткән булган, һәм делегация аның янына барып хәлләрен сораштырырга булалар.

«Без даими рәвештә мондый очрашулар уздырабыз, сугышчылар белән аралашабыз һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә тырышабыз», — дип билгеләде Дмитрий Волков.

Роза Әбделмәнова өстәп куйды: «Безнең өчен чит гаиләләр юк. Без сугышчылар һәм аларның якыннары безнең ярдәмне тоеп торсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев