Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йогышлы авыруларны булдырмас өчен...

Үткән атнада район хакимияте бинасында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте.

Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә, Тукай районының баш ветеринары Ленар Хәйбуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин катнашында узды. Эш барышында шулай ук терлек һәм кош-корт сату һәм ташу буенча шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, Россельхознадзор һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре вәкилләре дә катнашты.

Киңәшмәдә ТРсы территориясендә дуңгызларның африка чумасы, кош гриппы, мөгезле эре терлек авыруларының керүенә юл куймау буенча чараларның үтәлешенә зур игътибар бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев