«Җиңү тәрәзәләре» - Россия традициясе
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан бөтен ил буйлап «Җиңү тәрәзәләре» акциясе уза.
Бу йортларны һәм урамнарны бизәү генә түгел, ә безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең истәлегенә хөрмәт. Без Җиңү тантанасын гына түгел, миллионлаган кешеләрнең фашизмга каршы көрәшкәндә түләгән зур бәясен дә искә төшерү.
Круглое поле поселогы мәдәният йорты бу мөһим инициативага горурланып кушылды. Бинаның тәрәзәләрен бәйрәм котлаулары һәм символик трафаретлар бизәде, алар тантананың үзенчәлекле атмосферасын тудырды. Шулай итеп без яшь буынга ата — бабаларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне тапшырабыз, традицияләрне саклыйбыз һәм яңаларын булдырабыз - беркем дә онытылмасын өчен.
Бүгенге дөнья, баш өстендә тыныч күк йөзе, балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхетле йөзләре - болар барысы да аларның батырлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Без Бөек Ватан сугышы геройлары алдында баш иябез һәм вафат булган ветераннарны рәхмәт белән искә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев