Җиңү Парады узды
Бүген Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мәктәпкәчә учреждениеләр арасында Җиңү Парады узды.
Парад белән хәрби хәрәкәтләр ветераны Денис Быковский җитәкчелек итте. Чараның мәртәбәле кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиева, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Ләйсән Сперанская, шулай ук Новотроицкое мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте һәм Форпост остазлары.
Бәйрәм кысаларында «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр остазлары белән бергә Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт йөзеннән «Үлемсез полк» йөрешендә катнаштылар.
Чара азагында барлык катнашучыларны һәм кунакларны чын «солдат» боткасы белән сыйладылар.
Мондый вакыйгалар балаларны ата-бабаларының батырлыкларын истә тотарга һәм үз иленең тарихы белән горурланырга өйрәтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев