Иң шәп бүләк-газетага яздыру!
2023 елның беренче ярты еллыгына районыбыз басмасы “Якты юл”(Светлый путь) газетасына язылу бәвам итә.
Шунысы куанычлы, районыбыздагы хуҗалыклар, авыл җирлекләре, предприятие-оешмалар үз хезмәткәрләрен газеталарыбызга яздырып игелекле эш башкаралар. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең, инвалидларның районыбыз яңалыкларыннан хәбәрдар буласылары килә. Тагы бер сөенечле хәбәр: Миңнеханов крестьян-фимер хуҗалыгы Иске Җирекледә гомер итүче пенсионерларга һәм мөмкинлекләре чикле гражданнарга 2023 елның беренче яртысы өчен “Якты юл”(Светлый путь) газетасын яздырып бүләк итте. Милли җанлы,һәрвакыт кешеләрнең хәлен аңлый торган җитәкче Минталип әфәнде Исмәгыйльевичка редакциябез исеменнән зур рәхмәтләр белдерәбез.
Хөрмәтле җитәкчеләр, Яңа елга иң шәп бүләк, хезмәткәрләрегезне “Якты юл”(Светлый путь) газетасына яздыру. Районыбыз сулышы һәрбер өйне җылытсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев