Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иң шаяннары – тукайлылар

Үткән атнада, Тукай районы җыелма командасы «Әйдә ШаяРТ» фестиваленең кубогын яулады.

Шулай ук, районның җыелма командасы да, Иштирәк авыл җирлегенең «Текә кызлар»ы да ШТК уеннарының дүрттән берендә катнашачак. 


– Быелгы уенның иң зур үзенчәлеге – фестивальдә катнашкан унике команданың икесе Тукай районыннан булуы. Бу бик сөенечле күренеш. Уенга, әзерлеккә килгәндә, без йокламыйча репетицияләр уздырырга, ныклап әзерләнергә күнеккән инде. Сәхнәгә чыккач, барысын да онытып, бары тик уенга биреләсең, нәтиҗәгә ирешү турында гына уйлыйсың. Һәм күргәнегезчә, тырышлыгыбыз үзенең җимешләрен дә бирде: районга без җиңү яулап, «Әйдә ШаяРТ» фестивале кубогын алып кайттык. Иштирәкнең «Текә кызлары» да югары баллар алып, иң көчле командаларның берсе булды, – дип кичерешләре белән уртаклашты Тукай районының җыелма командасы капитаны Артур Зарипов. 
«Текә кызлар» командасында уйнаган Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева да Казанда үткән фестиваль турында сөйләп үтте: 
– Командабызның җитәкчесе, җирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллина иде. Аның җитәкчелеге белән без яхшы уен күрсәтеп, икенче турга чыктык. Иң гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне – ШТК белән бик күп балалар кызыксына, татар телендә сөйләшәләр. Әзерлек эшләреннән бушап торган арада аларның татарча җырлар тыңлап, аларга кушылып җырлаулары күңелле тәэсирләр калдырды. Гомумән, фестивальдә һәммәсе дә җиренә җиткерелеп, уйланып оештырылган иде. Командабыз белән барысын да бик ошатып кайттык. Безгә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм иткән, мәдәният бүлегендә эшләүче Эльза Бакировага, җирлек башлыгы Гөлнара Сәүбән кызына, безне үсендергән һәркемгә рәхмәтлебез, – диде ул. 
Җиңү яуласалар да районыбызның иң шаян һәм иң тапкыр егет-кызлары ял турында уйламыйлар да. Алар Яңа елдан соң, язын үтәсе чираттагы уеннарда катгнашуны максат итеп, аңа әзерләнәчәкләр. Без исә аларны тагын бер тапкыр җиңүләре белән котлап, алдагы эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.  


Алсу Тимерханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев