Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы авыл укытучысы Мәләкәстә яши

Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы Эльвина Сәмигуллина «Авыл укытучысы – 2024» һөнәри осталык конкурсында икенче урынны яулады. Без якташыбыз белән аның Казаннан – Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның бүләк тапшыру тантанасыннан кайткач очраштык.

Эльвина Маратовна, белүебезчә, бәйге берничә турдан тора. Конкурсның үзенчәлекләре нинди икәнен сөйләгез әле.

Иҗади фикерләүне, методик материалларга һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, шулай ук катнашучыларның башка педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачу максатыннан конкурс өч этапта уздырыла. I этапта конкурсантлар эссе язалар. Бәйгенең II этабы катнашучыларның педагогик һәм методик-оештыру осталыгын ачыклауга юнәлдерелгән. Алдагы этапларда җиңү яулаган 30 педагог оештыручылар тәкъдим иткән темаларның берсенә дәреснең яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язарга тиеш иде. Шулай итеп, 8 эшнең авторлары III этапка үттеләр һәм таныш булмаган аудиториядә ачык дәрес үткәрделәр.

Конкурсның өченче этабы кайда узды? Мәктәп, мохит ошадымы? Укучылар ничек кабул иттеләр?

Бәйгенең соңгы этабы Биектау районының Ямаширмә мәктәбендә узды. Әлеге учреждение заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган, техник яктан тәэмин ителеше дә югары дәрәҗәдә, һәр кабинетта – телевизор, маркер һәм магнит такталар. Дәрес үткәрү өчен миңа хәтта электрон фортепиано да тәкъдим иттеләр. Безне бик яхшы, җылы каршы алдылар. Дөрес, дәрес башында балалар бераз кыенсына иделәр. Аларны аңларга була, чөнки дәресне таныш булмаган укытучы алып бара бит. Шуңа күрә, аларны бераз ирекле хис иттерер өчен мин укучыларга берникадәр вакытка артист булырга тәкъдим иттем. Шулай итеп дәрес ахырына алар инде үзләрен иркен хис итәләр иде инде.

Дәресегез нинди темага булды соң? Жюри әгъзалары аны ничек бәяләделәр? Сезгә сораулары булдымы?

Дәрестә без Габдулла Тукай әсәрләре буенча язылган «Шүрәле» балетын өйрәндек. Укучылар берникадәр вакытка әкиятләр һәм тылсым дөньясында булып кайттылар. Дәрестән соң жюри миңа алган белемем, эш стажы, инновацион эш турында күп сораулар бирде. Минем җаваплардан соң, дәрес бер сулышта узды, дип билгеләп узды жюри.

Конкурска инде анда нәтиҗә ясалдымы?

Юк, безгә нәтиҗәне игълан итмәделәр. Ләкин мин күтәренке кәеф белән кайтып киттем. Өченче этапка кадәр барып җитүем, дәресне уңышлы уздыру минем өчен бик күпне аңлата иде. Мин яңа мәктәптә булдым, хезмәттәшләремнең эше белән таныштым, тәҗрибә уртаклаштым. Бәйге нәтиҗәләре сер булып калды.

Димәк, сер бүләкләү тантанасында гына ачылды?

Нәкъ шулай. Финалга чыккан катнашучыларны Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуга чакырдылар. Әңгәмә түгәрәк өстәл форматында узды. Шуннан соң гына «Авыл укытучысы» конкурсында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре игълан ителде. Мин икенче урынга лаек булдым, министр кулыннан Рәхмәт хаты алдым, моннан тыш, карточкага акчалата премия дә килергә тиеш.

Сез бу җиңүне шәхси казаныш дип атый аласызмы? Ярдәмчеләр булдымы? Бу башлангычта сезне кем хуплады?

Халыкта: «Ялгыз кырда бер ялгызың сугышчы түгелсең», – дигән әйтем бар. Әлбәттә инде, Мәләкәс мәктәбе коллективы миңа теләктәшлек күрсәтеп, һәрьяклап ярдәм итәргә омтылды. Әйтергә кирәк, минем артта нык тыл. Мин бит бишенче буын укытучы. Минем бабам һәм әбием Сәрия Хәниф кызы Шагалиева да педагоглар иде. Әнием Ирина Николаевна Кузнецова да озак еллар мәктәп директоры булып эшли. Минем өчен борчылып, ярдәм итәргә тырышып ирем хәтта йортыбызга һәм кечкенә кызыбызга бәйле бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алды.

Бу конкурста катнашу сезгә нәрсә бирде, Эльвина Маратовна?

Ул миңа үз-үземә ышанырга, хезмәттәшләремнең ярдәменә рәхмәтле булырга өйрәтте. Шулай ук, бәйге шәхсән үзем өчен бер зур имтихан булды. Ул мине югары дәрәҗәдә үз һөнәри эшчәнлегемне проектларга, һәр адымыңны дөрес башкарырга да өйрәтте. Әлеге тәҗрибә өчен мин бик шат һәм рәхмәтле. Әлбәттә, минем өчен бу беренче генә һөнәри конкурс түгел, һәм соңгысы булмас дип ышанам. Бәйге вакытында мин бик зур тәҗрибә тупладым, ул һөнәри үсешемә ярдәм итәр дип өметләнәм. Һәм «Авыл укытучысы» бәйгесе минем үз урынымда булуымны раслады.

Әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт, Эльвина Маратовна! Сезне мондый дәрәҗәле конкурста җиңүегез белән котлыйбыз, барлык башлангычларда уңышлар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев