Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминият компаниясеннән түләтүне юллап алу тәртибе

Редакциягә, аның электрон почтасына әледән-әле яшәешебезнең төрле тармаклары белән бәйле мәсьәләләр буенча укучыларыбыздан сораулар килеп тора. Без, үз чиратыбызда, юристлар ярдәме белән андый сорауларга нигезле җавап биреп барырга тырышабыз. Түбәндәге сорауны Бәтке авылыннан юллаганнар.

Сорау: юл-транспорт һәлакәтенә очраганда күрелгән зыянны иминият компаниесеннән түләтүне юллап алу тәртибе нинди? Аңлатып язсагыз иде.

Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешенең ОСАГО буенча иминият җаваплылыгы булган очракта зыянны иминият компаниесе түли. Әгәр дә иминият түләү күләме артып китсә («Транспорт средстволары ияләренең мәҗбүри страхованиесе турында» 2002 елда чыккан 40нчы санлы Федераль законның 7нче маддәсе»), зыянны РФ Гражданлык кодексының 1072нче маддәсе нигезендә зыян китерүче түли. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә мораль зыян өчен компенсация түләтү турында таләп тә (РФ Гражданлык кодексының 1079, 1100 маддәләре) куелырга мөмкин.

Бәлагә дучар булучы иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткәнче гаепле кешенең ОСАГО буенча вазифаларын үтәве, иминият полисы булуы, страховщикның адресы, телефоны («Транспорт средстволары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү кагыйдәләре турында»гы Положениенең 3.2 пункты (2014 елда Россия Банкы раслаган №431-П) турында мәгълүматлар булуы шарт. Машина йөртүче бу мәгълүматны бирергә тиеш.

Мәгълүм Положение нигезендә зыян күрүче страховщикка түбәндәге документларны бирергә тиеш:

  • иминият түләвен таләп иткән гариза;
  • паспорт күчермәсе (расланган булсын);
  • әгәр дә түләү банк аша башкарылса, иминият түләвен алу өчен банк реквизитлары күрсәтелгән документлар;
  • РФ Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән 2011 елның апрелендә расланган 154 санлы форма буенча (әгәр юл һәлакәте турындагы документлар полициянең вәкаләтле хезмәткәрләре катнашында тутырылган булса) ЮХИДИ биргән белешмә;
  • юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр;
  • административ хокук бозу турындагы беркетмәнең күчерелмәсе, административ хокук бозу турында эш кузгатылу яки эш кузгатудан баш тарту турында документлар (әгәр дә юл һәлакәте турында документлар полиция хезмәткәре катнашында төзелгән булса һәм андый документ тутыру РФ законында (Положениенең 3.10 пункты) каралган булса.

Шулай ук бәлагә дучар булучы, күрелгән зыянга карап, страховщикка Положениенең 4.1, 4.2, 4.4-4.7 (яки) 4.13 пунктларында каралган документларны бирә.

Иминият түләве җитәрлек булмаса һәм бу мәсьәлә буенча бәхәс туса, эш судта карала. Зыян килгән милекнең бәясен билгеләү максатында якларның берсенең юлламасы буенча экспертиза билгеләнә. Мораль зыян компенсациясенең күләме буенча килешүгә ирешелмәгән очракта да бәхәсне судта карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев