Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иман нуры иңсен күңелгә

16 Теләнче Тамак авылында "Иман нуры" бәйрәме узды. Якын-тирә авыл-районнардан килгән кунаклар арасында Тукай районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та бар иде. Бәйрәм авыл имам-хатыйбы Нияз хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Сабыйларның да, хәзрәтне дәвам итеп, берничә сүрә укуы чарага нур өстәде.

Мөхтәсиб вәгазеннән соң, Сөмбелә Фәхертдинованың, хаҗ сәфәрен күз алдына китерү максатыннан, балаларны "Кәгъбәтуллаһ" тирәли әйләндерүе, Хаҗәр ананың (радый Аллаһу гәнһу), яңа туган сабыена су эзләп йөгереп йөрүен күзаллау өчен, "ике тау" арасында балаларны йөгертүе, зәм-зәм суының җирдән бәреп чыгуын сөйләгән урында шул изге суны килгән кунакларга авыз иттерүе сабый гына түгел, хаҗ сәфәрендә булмаган һәр кеше күңеленә кереп калгандыр. Билгеле, әлеге  күренешләрне сәхнәләштерү үтемлерәк тә, истә дә кала.
Дини викторина өлешендә дә балалар үзен сынатмады. Һәр дөрес җавап өчен савап - финик җыйды алар. Китапханәчеләребез оештырган "Иҗади мизгел"дә, балаларның дини эчтәлектәге шигырь сөйләвен тыңлап илһамлангач,  Гөлнур Хәертдинованың мөселман хатын-кызларына ни өчен яулык ябу фарыз гамәл икәнлеге турында аңлатуы, аны Коръән аятьләре белән дәлилләве, ә соңыннан Чаллыдан кайткан Римма Нуриәхмәтова уздырган яулык ябу мастер-классы килгән кунакларны битараф калдырмагандыр.
Яулык ябу тарихы турында истәлекләре белән уртаклашырга чакыргач, кунаклар арасыннан чыгып сөйләүче булмады. Тик чара беткәндәрәк, бер мөслимә яныма килеп үз тарихын сөйләде, кешеләргә үзең җиткерсәң ярый, чыгыш ясап тормыйм диде. Ә күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь. Аллаһыга ихлас рәхмәт яшьләре иде ул: "Яулыгымны шатлыктан яптым. Озак еллар балага уза алмадым. Ирем дә, мин дә ул көнне бик көттек. 4-5 еллап чамасы. Бәби табасы көнне ирем җомга намазына киткән, "Улың туды",- дип шалтыратам, ул телефонын алмый да алмый, намаз укыган икән. Шул көннән ул намазлы булды. Мин дә аңа иярдем, балага 5 ай чамасы вакытта намазга бастым, яулык яптым, әлхәмдүлилләһ.  Бөек Раббыбызның бүләге иде бу. Аллаһка чиксез рәхмәтем!" 
Алга таба китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Рамилә Сәгъдиева, Гөлназ Кәлимуллина, Раилә Закирова балаларга мавыктыргыч уеннар уйнатты һәм рәсем ясатты.
Дулкынландыргыч мизгелләр дә җитте - бәйрәм барышында җыеп барган финик санау соңында, иң күп җимеш җыючылар арасында призлы урыннар ачыкланып, җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләкләнде.  Туңдырма, казанда пешкән пылау, саф һавада әзерләнгән коймак, кунаклар алып килгән милли ризыклар самавырда кайнаган чәйдән сыйлангач, мәчет эчендә икенде намазы укылды. Һәр көн - тарих. Бу көн дә авылыбыз тарихында якты истәлек булып калсын иде.  Бәйрәмгә әзерләнүдә, оештыруда, уздыруда хәләл көче кергән һәр кешегә, мөхтәрәм иганәчеләребезгә, мәчетләребезнең торышы турында сюжет төшергән Чаллы ТВ каналына, чараны уздыруны хуплаган Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка, район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәткә, авыл җирлеге җитәкчесе Рамил Нәҗметдиновка, оештыру барышында туган һәр сорауны җиңел хәл итәргә ярдәм иткән Лилия Кәлимуллинага, мәчет мөгаллимәләренә, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, бәйрәм мизгелләрен фото-видеога төшереп, аппаратура өчен дә җаваплы булган мәдәният йорты җитәкчесе Илгиз Шәрифуллинга һәм, әлбәттә инде, чарабызга килгән кунакларга Аллаһның чиксез рәхмәте яусын. Берләшеп башкарылган эшебезнең киләчәктә хәерле куанычын күрергә язсын иде. Килер көн, сабый вакытта бала күңеленә кергән иман орлыклары, Аллаһ рәхмәте белән, берзаман шытып чыгып, мул җимеш бирер, ин шәә Аллаһ.
Авылыбыз  җирлегендә атаклы Хәлфин байлардан калган тарихи ядкәрләр бик күп. Аларны сафка бастыру, киләчәктә шулардан бер зур музей комплексы булдыру, илебезнең туристик маршрутына кертү кебек олы максатларга да ирешергә язсын. Хәер, бүгенгесе көндә, иң беренче максат -  "Фәйзрахман мәчете"н төзекләндереп бетерү.

Заманында бөтен татар халкына мирас булып калган, авылыбызның гына түгел Татарстаныбызның йөзек кашы булган әлеге тарихи объект язмышына битараф булмаучыларны ярдәм итәргә чакырабыз. 
 

Ландыш Фазуллина
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев