Яңалыклар

Ильбухтино авылы көнендә хәтта Владимир атакай да җырлады

Узган ял көннәрендә Ильбухтинода бик зурлап авылның туган көнен билгеләп үттеләр. 1650 елда биредә беренче чиркәү төзелә, һәм аның янында Ильбухтино авылы үсә башлый. Шуңа күрә авылның туган көне итеп Макарий Желтоводский чиркәве төзелгән датаны билгелиләр.

Клубның ишегалдыннан ук бәйрәм атмосферасы сизелә: шашлыклар кыздыралар, пылау пешерәләр, балалар өчен күңел ачу зоналары - батут, аквагрим оештырылган, китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән, үләннәрдән «обереглар» - караңгы көчләрдән саклану янчыклары ясау мастер-класслары уздырыла. Өлкәннәр исә, төркем-төркем җыелып, дус-ишләр очрашуына сөенеп, аралашалар, көлешәләр.

Клубта мине җирле «Рябинушка» ансамбленең рус милли киемнәрендәге апалары каршы алды. «Без - авылның волонтерлары. Уздырылган һәр чарада бик теләп катнашабыз. Менә хәзер дә, әлеге бәйрәмне оештыручы клуб директоры Татьяна Епифанцева белән китапханә мөдире Татьяна Морозова үтенечен ишетү белән, шундук ризалаштык. Аларга тырышлыклары, күңел дәрте өчен зур рәхмәт», - диде ансамбльдә катнашучы Елена Сотникова.

Бәйрәм концерты мәдәният сараеның эчке ишегалдында оештырылган. Биредә, әйтергә кирәк, гаҗәпләнерлек әйберләр бар. Моннан 117 ел элек төзелгән клуб бинасына карап, аның артында шундый матурлык яшеренгән дип һич тә уйлап булмый. Мәдәният йорты директоры Татьяна Епифанцева сөйләвенчә, җәйге сәхнәне махсус бәйрәм уңаеннан ясаганнар. «Безнең клубыбыз иске инде, кечкенә, теләгән бар кешене дә сыйдырып бетерә алмый. Бәйрәмнәрдә, гадәттә, алдан килгәннәр залда урын ала, ә соңгарак калучылар ишек катында басып тора, әле берсе, әле икенчесе, залга үрелеп, сәхнәдә барган тамашаны карый. Авыл бәйрәмендә барлык кунаклар да ял итә алсын иде, дип теләдек. Шуңа күрә ишегалдында менә шушындый җәйге сәхнә ясадык. Безнең бу инициативаны хуплап алган һәм ярдәм иткән депутат Антон Комлевка зур рәхмәт», - диде Татьяна Владимировна.

Авылның 367 еллыгы уңаеннан уздырылган тантананы Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитонов ачып җибәрде. Җыелган халыкны котлап, ул химаяче Павел Комлевка бәйрәм оештыруда һәм чиркәү торгызуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Минем фикеремчә, Павел Васильевичны чын күңелдән Алтын йөрәкле кеше дип атап була», - диде ул.

Ильбухтино авылының актив кешеләренә район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Владимир атакай бәйрәм кунакларын ихластан сәламләде һәм кичен узачак службага, иртәгәсе көнне үткәрелергә тиешле литургиягә чакырды. «Ходай сакласын барыгызны да. Балалар алып кайтыгыз, алар безнең якшәмбе мәктәпләренә йөрсен, безнең чиркәүдә кавышсын», - дип, атакай үз нәсыйхәтен дә бирде. Ул миңа сөйләгәнчә, әлеге литургия вакытында бөтен авыл белән акча җыйган Макарий Желтоводский иконасы изгеләштереләчәк. Шушы эшне бергә башкарып чыга алганнар икән, димәк, авылның киләчәге дә бар. Һәр якшәмбе уздырыла торган службалар, якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге, шулай ук икона язу мәктәбе дә авыл халкын сөендерә.

Ир-атлар триосы - Владимир атакай, Арби Велидов һәм Валерий Павлик башкаруындагы «Господи, помилуй» җыры көтелмәгән вакыйга булды. Ә Яр Чаллы шәһәренең Кама арты казак хоры бәйрәмнең бизәгенә әверелде. Сәхнәдә җирле үзешчән артистлар, күрше авыллардан, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән кунаклар бер-берсен алыштырып кына торды. Ә нигә концертта Ильбухтино авылы халкы аз чыгыш ясый, дигән сорауга Татьяна Епифанцева: «Алар безне ел әйләнәсендә барлык бәйрәмнәрдә - Яңа елмы ул, 8 Мартмы, башка бәйрәмнәрме - һәрчак сөендерәләр. Авыл бәйрәме дә ел саен нәкъ менә алар катнашында уза иде. Ә бу юлы безгә беренче тапкыр мондый бәйрәмне зур итеп оештырырга насыйп булды. Шуңа күрә без үзебезнең артистларыбызны башка авылдашларыбыз кебек үк ял итсеннәр, бәйрәмне тамаша кылсыннар, дип теләдек», - диде.

Бәйрәм, чыннан да, киң колач белән узды. Клубның эчке ишегалдындагы эскәмияләрдә буш урыннар, гомумән, калмаган иде. Кемнәрдер басып торды, кемнәрдер чыгып керде, кемнәрдер яңа гына килде... Җыеп кына әйткәндә, бу концерт кына түгел, ә чын мәгънәсендә халык бәйрәме булды. «Шушындый җәйге мәйданчык булуы - искиткеч. Ә менә клубның хәзерге бинасы замана таләпләренә гел дә туры килми. Бездә дә заманча зур, яхшы мәдәният сарае төзерләр дип өметләнәбез», - дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Татьяна Епифанцева.


Нет комментариев