Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икмәк – тормыш нигезе

Икмәк – кеше тормышының туклык, иминлек һәм муллык билгесе. Икмәктән башка без тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул һәркемең яшәү чыганагы, аның кыйммәтен бернәрсә белән дә үлчәп булмый. Җир йөзендә күпереп пешкән икмәктән дә тәмлерәк тагын нинди ризык бар икән! Ә бит икмәк безнең табынга килгәнче күпме хезмәт куела, тир түгелә. Менә шуның өчен дә бик кадерле һәм изге ул.

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә яшәү чыганагы – икмәккә багышланган чара бик җанлы узды. Китапханәче икмәкнең иң борынгы, табигатьнең гаҗәеп бер могҗизалы ризыгы булуы турында мавыктыргыч итеп сөйләде, сугыш елларында, Ленинград блокадасында кешеләргә күпме генә ипи бирелүе турында искәртеп үтте. “Икмәк өстәлгә нинди юллар аша килә?” дип исемләнгән әңгәмәдә балалар бик актив катнаштылар, үзара фикер алыштылар, авылыбызның тырыш механизаторларын билгеләп үттеләр. Алар икмәк үстерүнең ни кадәр авыр һәм катлаулы хезмәт булуы, тырыш игенчеләрнең көнне төнгә ялгап эшләүләре, элеке заманнарда җирләрне атлар, үгезләр белән эшкәртсәләр, хәзерге көндә иген басуларында куәтле техникалар эшләве турында матур итеп сөйләделәр. 
Безнең татар халкы, икмәкне зурлап, бик күп әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар  туплаган. Чара барышында, әлбәттә, аларны да искә төшердек, ипи һәм игенчеләргә багышланган шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укыдык. 
Чара ахырында һәркем камырдан татлы ризыклар ясап карады. Зур сабырлык һәм тырышлык куеп эшләнгән “ризыклар” бик матур килеп чыктылар, һәркем үз эшеннән канәгать калды.
Тормыш нигезе – икмәккә багышланган әлеге чарадан балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, аларда икмәкнең кыйммәте турында күзаллау формалашты, аны кадерләргә, валчыгын да әрәм итмәскә кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Икмәкнең борынгы заманнарда ничек үстерелүе һәм хәзер ничек үстерелүе турында белемнәр баетылды; икмәк - күп кешеләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе.
Зөлфия Мингалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев