Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике КВН командасы ярымфиналда

Шушы көннәрдә Казанда шаяннар һәм тапкырлар клубының «Әйдә шаяРТ» уеннарының чирек-финалы үтте.

Уен ике өлештән торды. Беренче моторда - 8 команда катнашты, бу – Казан hәм Яр Чаллы шәhәре, Тукай, Буа, Сарман, Саба районнары, Республиканың профсоюз оешмасы командалары көч сынашты. Икенче моторда - Алабуга, Арча, Актаныш, Казан, Тукай районы Иштирәк авыл җирлегенең “Текә кызлар”, Бикләннән “Биклән борычлары”, “Челтәрләр компаниясе” квнчылары очрашты. Киеренке уен нәтиҗәсендә, командалар арасыннан ярымфиналга нибары 10сы генә чыкты, шулар арасыннан Тукай районының өч командасыннан – районның КВН җыелма командасы hәм “Биклән борычлары” командасы уенчылары да бар. Командалар җитәкчеләре арасында иң текә команда җитәкчесен дә сайладылар. Сораштыру нәтиҗәсендә Тукай районының КВН уеннары кураторы Эльза Бакирова 68% тавыш җыеп, Актаныш районын уздырды. Ул “Әйдә шаяРТ” КВН уеннары оештыручылары тарафыннан да югары бәяләнде. Әйтергә кирәк, ярымфиналга чыккан командаларны 1 нче майдан 12 сенә кадәр Кырымда зур әзерлек тә көтә.

ШаяРТ жюрие составында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Җәвит Шакиров, «Казан егетләре» төркеме солисты Айдар Әгъләмов, танылган җырчылар Илгәрәй, Рамил Закиров, блогер Ләйлә Лерон, «Тәртип» радиосының баш мөхәррир урынбасары Айваз Садыйров кебек танылган шәхесләр бар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев