Ике көн эшләп озын ялларга китәбез
Яңалыклар

Ике көн эшләп озын ялларга китәбез

Татарстанлылар декабрьдә бер эш атнасында ике көн генә эшлиячәк.

2025 елның соңгы эш атнасы Татарстан халкы өчен нибары ике көн — 29 һәм 30 декабрь тәшкил итәчәк. 31 декабрь 5 гыйнварга күчерелү хисабына ял көне булачак. Шул ук вакытта 30 декабрь сишәмбе кыскартылмаячак, чөнки ул рәсми бәйрәм алдыннан булмый.

Яңа ел каникуллары 12 көн дәвам итәчәк — 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, бу соңгы елларда кышкы бәйрәмнәрнең рекордлы дәвамлылыгы булачак. Эш көннәрен болай бүлү бәйрәмнәрнең календарьдагы торышына һәм ял көннәрен күчерүгә бәйле.

Чыганак:КП-Казань


Нет комментариев