Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында ике авыл рәхәтләнеп кунакка йөрешә

Биклән авылы үзешчәннәре Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында зур концерт белән чыгыш ясады. Күрше авылда яшәүче сәнгать сөючеләргә бик бай, кызыклы, матур программа әзерләнгән иде. Концерт Биклән халык театры үзешчәннәре Гөлнур һәм Мирза Гыймадиевлар, Асия Фазуллина, Раушания һәм Ирек Гыймазиевлар, Абдулла Гыймадиев башкаруында Г. Камалның «Беренче театр» спектакле белән башланып...

Фәния Абдуллина башкаруында Г. Камалның «Банкрот» спектакленнән өзек, Фирия Гарипова, Саимә Рәхимова, Хәкимә Ягъфәрова, Фәния Абдуллина, Гөлнара Зыятдинова, Мирза Гыймадиевлар башкаруында К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзекләр тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Илдус Абдуллин һәм Рәшит Тимергалиннарның гармунчылар дуэты, Рәшит Тимергалинның татар халык биюе, Раушания һәм Ирек Гыймазиевларның җырлы-биюле чыгышлары күңелләргә дәрт өстәде. Ә «Хәтфә» фольклор ансамбле башкаруында «Тула басу өмәсе» концертыбызга ямь өстенә ямь булды. Концерт ахырында Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты җитәкчесе Инзилә Садыйкова иҗат коллективыбызга шундый матур, эчтәлекле концерт өчен тамашачылар исеменнән зур рәхмәт әйтте, иҗади уңышлар теләде. Ә без, үз чиратыбызда, Түбән Суыксу авылы халкына шундый җылы алкышлары өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре Инзилә Садыйкова, Надежда Логиноваларга шундый матур каршы алганнары өчен, мул табынлы сыйлары өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткердек, үзләрен дә концерт белән Бикләнгә кунакка дәштек, дип яза безгә Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев