Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игелекле кеше иде. Алтын көзләрдә китте...

Халыкны яратып, аларга игелекләр кылып, туган авылын зурлап яшәде Тәлгать Гәрәев. Аның үлеме бөтенебезне тетрәндерде: җиң сызганып эшләп, шатланып йөргән көннәре иде... Көч-куәте дә күп кебек иде. Эшләсе эшләре дә калды. Шулай язгандыр - табигатьнең матур мәлендә, мул кояшлы көнендә - сентябрьдә арабыздан китте ул. Хатыны, ике кызы, оныклары калды...

Чебенледә туып-үскән уңган, булган егет ул Тәлгать. Туган авылын (күптән инде авыл юк), аның кешеләрен зурлап, 9 ел инде шушы урында Сабайтуйлары үткәрде, авылдашларына (исән калганнар) очрашуның ямьле мизгелләрен бүләк итте. Читләргә таралган авылдашлар: әбиләр, бабайлар, сыйныфташлар, дус-ишләр, күршеләр, әй, куандылар. Өй нигезләрен эзләделәр, югалган Ыкка карап, балачакларын сагынып сөйләделәр. Изге күңелле Тәлгатькә рәхмәт укыдылар. Болай диделәр:

Гомерлеккә хәтерләрдә калсын
Бергә булган ямьле сәгатьләр.
Очраштырды, безне күрештерде.
Ярый әле, бездә Тәлгать бар!

Бәйрәмнәрне оста оештырды, үзе иганәче дә булды. Укытучыларына, өлкән яшьтәгеләргә, Чебенле турында җырлар, шигырьләр язучыларга саллы бүләкләр өләште. Хәтта кунакларга җитәрлек итеп, аш-су хәзерләтте. «И, безгә Канар утраулары кирәкми, һәр елны шундый бәйрәмнәр булып торса», - диешәләр иде авылыбызда. Чебенле авылы урынындагы Истәлек ташын яңарту өчен дә янып-көеп йөрде, булышты. Ул тыйнак, бик кешелекле кеше иде. Авылдашлары йөзендә очрашу шатлыкларын күрү аңа олы бәхет булды.

70 төрле һөнәргә ия булган Тәлгатьнең хезмәт юлы да төрле-төрле булды: 35 ел «КамГЭС» оешмасында хезмәт куйган - безнең өйләрне яктырткан. Күп районнарга чакырып алганнар - анда юллар, күперләр, йортлар төзегәннәр; бригадир, механик, прораб һәм башкалар булып эшләгән.

Казанның 1000 еллыгындагы төзү эшләрендә дә аннан башка булмаган. Барысын эшләп калырга ашыктымы...

Тәлгатьнең дуслары, фикердәшләре күп булган икән: аны озатырга килүчеләр шулкадәр күп иде, хәтта шәһәрләрдән кайтып җиттеләр. Соңгы елларда Мамадышта төзү эшләрендә эшләде, шундагы иптәшләре күчтәнәчләрен төяп кайтып килделәр.

Бу язмам минем иң беренче укучым Тәлгатькә, әтисе Хаҗи абыйга, әнисе Һәдия апага, Тәлгатьнең туганнарына дога булып барып, аларның рухларын шатландырсын.

Гөлфия Әһлиева.
Боерган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев