Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелек тормыш рәвеше

Тукай районының “Көмеш » волонтерлар оешмасы яшьтәшләренә булыша. - Октябрь аенда безнең районда “Көмеш” исемле волонтерлар хәрәкәте оешуга бер ел тула. Безнең волонтерлар кемнәр алар? Алар-өлкән буын кешеләре, кул кушырып утырмыйлар, ә яшьтәшләре- өлкән яшьтәге кешеләргә күңел җылысын бүләк итәләр, хәйрия акцияләрендә катнашалар. Дөресен генә әйткәндә, элек-электән авыл җирлегендә шулай булган ки, ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләргә күршеләр ярдәм итә, аларга килеп йөриләр, саулыкларын белешәләр. Гадәттә моның белән актив тормыш алып баручы пенсия яшендәгеләр шөгыльләнә, - ди район ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева.

Тукай районында “Көмеш” волонтерлар хәрәкәтендә 45 кеше әгъза булып тора. Алар һәрвакыт хәрәкәттә, әйтик, үз теләге белән Күзкәй авылыннан пенсионер Илгизә Нуруллина социаль тернәкләндерү курсы буенча онлайн укулар узды.
Яңа Байлар авылыннан Әнисә Горяинова үз тирәсенә пенсионерларны җыйды. Алар бергәләп мәчеттә өмәләр үткәрәләр, идәннәрен юалар, урамнарны җыештыралар. Алар– Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәйкәл янында чәчәкләр утырттылар, шул ук вакытта изге эшкә үсеп килүче буынны җәлеп итәләр.
Бибинур Йосыпова тиздән унынчы дистәне алыштыра. Ул балаларының кайгыртуы һәм игътибары белән уратып алынган. Әмма колхоз елларын яхшы хәтерләгән авылдашлары белән берни дә туры килми. Әнисә ханым күрше-ветеран янына килә, хәлләрен белешә, нинди ярдәм кирәклеген сорый.
– Бу аралашу әбиләргә генә түгел, барыннан да элек үзебез өчен дә мөһим. Яшүсмер чагында җиңүне якынайтырга ярдәм иткән, сугыштан соңгы елларда тырышып эшләгән Бибинур апа белән әңгәмәдән соң күңел җылына. Бик ачык йөзле һәм игелекле кеше ул, - дип уртаклаша Әнисә Горяинова.
Озак еллар “Ялкын” колхозының дуңгыз фермасында эшләгән Разия Архиреева да ”Көмеш” волонтерлар игътибарыннан читтә калмый. Пенсионерның бакчасыннан бәрәңгене бергәләп алдылар.
Икенче икмәк уңышын җыярга ирекле ярдәмчеләр Иске Байлар авылыннан пенсионер Фәрит Кәбировка да булышты. Фәрит ага-гармунчы, аның катнашыннан башка җирле клубта бер генә концерт та үтми.
Калмаш авылыннан пенсионер Халидә Хәмидуллина хәерле эшкә алынды, чишмәне карый, җыештыра, чәчәклә утырта.
“Татарстан” совхозы бистәсендә актив пенсионер Николай Самойлов һәм җирле мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева фикеренчә. Алар бергәләп авылдашлары-пенсионерлар өчен концертлар оештыралар, ялгызлар янына киләләр, ә кышын укучылар белән бергә ишегалдыннан кар көрәргә булышалар.
Боерган авылыннан Маһинур Сафиянова гомере буе табиб булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач, пенсионерлар өчен сәламәтләндерү гимнастикасы түгәрәге оештырды. Моннан тыш, ул скандинавия йөреше буенча дәресләр инициаторы булды. Хәзер һәр ишегалдында диярлек йөрү өчен махсус таяклар бар, алар белән әби-бабайлар кичке йөрешкә чыга.
Күзкәй авылында Фәйрүзә Вәҗиева яшьтәшләре өчен сулыш гимнастикасы курслары оештырды. "Җиләк» төркеменә 15 кеше бик теләп йөри.
- Безнең авыл пенсионерлары бик актив. Без бер генә өлкән яшьтәге ялгыз яки мөмкинлекләре чикле кешеләрне дә игътибарсыз калмасын өчен тырышабыз. Шушы көннәрдә авылдашыбыз Саҗидә апага бәрәңгесен казырга ярдәм иттек. Ветераннарыбызны ихтирам итеп, барысында бәйрәмнәрдә белән котларга тырышабыз., - дип хәбәр итте “Ярыш” хуҗалыгында склад мөдире булып 40 елга якын эшләүче Илгизә Нуруллина.
“Көмеш” волонтерлык өлкәннәргә актив тормыш алып барырга ярдәм итә. Игелекле эшләр аларга канәгатьлек китерә, тормышның тирән мәгънәсен аңларга ярдәм итә.Ә бу бик мөһим.

Лия Мәрдегалләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев