Яңалыклар

Игелек акциясе

Биклән авылында мобилизациягә китүчеләргә ярдәм акциясе дәвам итә.

Авылның әби-апалары, яшь кызлары, киленнәре хәрбиләргә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Мәдәният йортына һәркем үз хуҗалыгыннан сарык йоны алып килде, аны эшкәртеп җеп эрләделәр, ярыша-ярыша матур итеп бәйләделәр. “Улларыбызның, егетләребезнең кул-аяклары җылыда йөрсен” диләр бикләнлеләр.


Нет комментариев