Иңдә – рюкзак, күңелдә – дәрт
Авыл районнары арасында узучы XIII спартакиада кысаларында 24-26 июнь көннәрендә Яңа поселогында урнашкан Алабуга урманчылыгында спортлы туризм буенча республика чемпионаты узды. Тукай районы 90га якын спортчыны киң колач җәеп каршы алды. Без әлеге турслетның ачылыш тантанасында булып, чатырлы шәһәрчекнең тормышын үз күзләребез белән күреп кайттык.
Урман эчендәге аланлыкның палаткалы лагеренда 11 районнан килгән, туризм «җене кагылган» спортчылар урнашкан. Алабуга урманчылыгы һәркемнең күңеленә хуш килерлек, чөнки монда ял итү өчен дә, ярышларны оештыруга да шартлар бик әйбәт. Территория буенча чатырлар урнашкан, уртада волейбол мәйданчыгы. Спортчылар мыж килә: кайсы казанда аш пешерә, кайсы шашлык кыздыра, ә кайдадыр спорт уеннары җанлы рәвештә бара.
Турслетның ачылу тантанасына район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте башлыгы Видади Мәхмүдов килгән иде. Алар һәрбер спортчыга күңелле ял итүләрен, ярышларда уңышлар теләп калдылар.
Әлеге ярышларның хөкемдары белдерүенчә, 2 көн дәвамында барачак ярышларда команда һәм шәхси беренчелектә «Җәяүле озын дистанция» узу каралган иде. Уен шартлары буенча, алар берничә этапны үтәргә тиеш булдылар: параллель тросслардан йөрү, текә урыннан төшү. Спортчыларга шулай ук туризм техникасы буенча ярышларда үзләренең туристлык күнекмәләрен, чыдамлылык һәм өлгерлекләрен күрсәтергә, үзләренең җитез, нык, тырыш команда булуларын расларга туры килде.
Район данын яклап әлеге ярышта Раил Минһаҗев, Лилия Минһаҗева, Илсаф Мәүләвиев, Резидә Ситдыйкова, Геннадий Бураев катнаштылар. Район яшьләренең туризм буенча активлыклары аеруча сөендерде. Район командасының вәкиле Айнур Габидуллин (Иске Абдул) белән егет-кызларның әзерлек дәрәҗәсе турында, шулай ук олырак яшьтәге спортчылар арасында көндәшлеккә каршы тору турында фикер алыштык.
- Туризм белән бәйле форумнарда катнашып осталыкны шомарттык. Безнең спортчылар яшь булуга карамастан, сынатмаслар дип уйлыйм. Егет-кызлар әлеге ярышка чын күңелдән, бар көчләрен куеп әзерләнделәр. Яшьләрнең спортка тартылуы безнең өчен бик мөһим, - дип сөйләде физкультура укытучысы.
Чыннан да, безнең яшь спортчыларның кәефләре яхшы. Иңнәрендә - рюкзак, күңелләрендә - дәрт. Каршылыклы дистанция башланачак урынга җиңүгә ышану белән юл тоттылар алар.
Шулай ук ярышка әзерләнүче бүтән район спортчылары белән сөйләшеп алдым. Әңгәмә барышында аларның Спас районыннан килгәннәре ачыкланды. Ир-атлар арасында сизелерлек аерылып торган ике кызчык белән аралашуы кызыклы булды. Яшь кенә булуларына карамастан, туризм үзенчәлекләрен яхшы белгәннәре күренеп тора.
- Спортлы туризм белән кадетлар мәктәбендә укыганда ук мавыгып киттем. Хәзер үземне физик яктан ныгыту өчен даими үз өстемдә шөгыльләнәм. Әлеге турслетка өченче тапкыр килүем. Һәр елны әлеге ярышларны көтеп алам. Беренчедән, үз-үзеңне сынар өчен менә дигән урын. Икенчедән, дуслар белән җыелып, аралашу өчен тагын бер сәбәп. Спортчылар өчен биредә шундый килешле шартлар тудырган өчен оештыручыларга рәхмәт, - дип әйтте миңа кызларның берсе. Үзен Анастасия Клименко дип таныштырды.
Районыбызда спортның, аеруча спортлы туризмның елдан-ел популярлашуы, район яшьләренең яңадан-яңа ачышлар ясауга, җиңүләр яулауга омтылуы куанычлы күренеш, әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев