Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗатын туплыйсы, өйрәнәсе бар

КамАЗ төзелә башлаган чорда яшь каләм тибрәтүчеләрдән авылдашым Фаяз Әгъзәмов шигырьләре һәм язмалары район газетасында еш күренә иде. Мин аларны яратып укыйм. Бигрәк тә туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә ярату хисе белән сугарылганнары ошый.

Яшь һәм башлап язучылар арасында 70нче елларда Фаяз абый Әгъзәмов Минзәлә районында иң сәләтлеләрдән саналгандыр. Һәр хәлдә авылдашым булгач, миңа шулай тоела иде. Без, авыл малайлары, Фаяз абый тирәсендә аралашып үстек. Авылыбызда байлар яшәгән йортта клуб бар иде. Кичләрен яшьләр шунда җыела. Безне драма түгәрәгенә тартучы, кичәләр оештыручы, төрле күңелле чараларга җәлеп итүче клуб мөдире Фаяз абый Әгъзәмов иде. Кайчагында ул безнең алда ялкынланып шигырьләрен укый, җаннарыбызны матурлык белән сугара иде.

Оештыру сәләте зур иде, безне артистлык һөнәренә өйрәтеп, спектакльләр әзерли. Аларда үзе төп рольне башкаручы, без тамашачыга ошарга тырышып, үзебезгә тапшырылган геройларны җиренә җиткереп башкарып чыгабыз. Күрше-тирә авылларда да үзешчән артистларны яратып каршылыйлар. Иҗат эше белән мавыккач, Фаяз Әгъзәмов, белемен күтәрү максаты белән, Казан университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керде. Мине дә үз артыннан ияртмәкче булып үгетләде. Әмма физкультура-спорт эшенә күмелеп, Фаяз абыйның киңәшен үти алмадым. Ләкин кулымнан кәламемне төшермәдем. Әле дә газеталарга һәм радиога мәкаләләр язып торам, күңелемә рәхәтлек табам.

Бер чорны Фаяз абый Сәет һәм Иске Абдул авылларында мәктәптә татар теленнән укытты. Балаларга туган телгә, меңьеллык татар әдәбиятына, әдипләребезгә карата мәхәббәт уятты. Үзе дә актив иҗат итте. Шигырьләре район һәм республика матбугатында басыла иде. Укучы балаларның иҗат җимешләре дә газета битләрендә күренә башлады. Хәтеремдә, Фаяз абый шигырьләрен калын бер дәфтәргә язып бара иде. Анда аның йөзләгән шигыре теркәлгән.

Аяныч, барлык туган-тумачасына мөрәҗәгать итсәм дә, дәфтәрнең эзенә төшә алмадым. Әмма эзләнүләр дәвам итә. Өметне өзмим әле.

Авылдашым шигырь җанлы, иҗади шәхес Фаяз Әгъзәмов якты дөньядан бик иртә, 50 яшендә китеп барды. Шигырьләр җыентыгын да чыгара алмады. Булганнары да төрле газета-журнал басмаларында калды. Иганәче авылдашларыбыз ярдәме белән шигырьләрен барлап, туплап бер җыентык чыгара алсак, аның рухына якты истәлек булыр иде.

Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев